Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 июнь 2019, 11:41

Алда – ремонт һәм җәйге гастрольләр

Туймазы татар дәүләт драма театры 28нче иҗат мизгелен төгәлләде

Театр өчен агымдагы ел уңышлы булды һәм Эсфир Яһүдинның “Коеп куйган фәрештә” комедиясен күрсәтү белән тәмамланды. Шулай ук тамашачылар “Көлсылу” әкиятен, янгын хәвефсезлеге буенча “112” балалар тамашасын, Алексей Арбузовның “Кырыс уеннар” драматик пьесасын карады. Соңгысы “Бердәм Русия” партиясенең “Бәләкәй шәһәрләр театрлары” федерация проекты кысаларында күрсәтелде.


Артистлар Театр елын ачу тантанасына “Гаҗәеп театр дөньясы” тамашасын әзерләде. Концерт һәм күңел ачу программалары оештырылды, “Сәнгать төне” чарасы, БРның атказанган артисты Фәндил Мөхәмәтдиновның (“Әрем исе”), Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Рима Ключарёваның (“Легионер”) бенефис спектакльләре узды. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр өчен сәхнә артына экскурсияләр һәм артистлар белән очрашулар оештырылды.

Киләсе мизгел дә шулай ук уңышлы булмакчы. Артистлар аңа әзерләнә башлаган да инде. Алар Мостай Кәримнең “Авыл адвокатлары” һәм Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакльләрен әзерли. Әйткәндәй, соңгысын “Бердәм Русия” партиясенең “Бәләкәй шәһәрләр театрлары” федерация проекты кысаларында тәкъдим итәчәкләр.

Мәскәүнең “Модерн” театры сәхнәсендә гастрольләр турында сөйләшү бара, алар республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында сентябрьгә планлаштырылган.

— Бүген театр коллективында 62 хезмәткәр, шул исәптән 19 артист, – ди театр директоры Фирзәт Габидуллин. – Тиздән театр труппасын Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган бер артист һәм ике студент белән тулыландырачак.

Куанычларыбыз да бар. Былтыр театрның вентиляция системасын яңарта, биналардагы микроклиматны яхшырта алсак, хәзер тышкы ишекләрне һәм тамаша залындагы кәнәфиләрне алыштырачакбыз.

Биналарның берсендә балалар өчен уен бүлмәсе оештырырга телибез. Әти-әнисе чираттагы тамашаны караганда сабыйлар шунда күңел ачачак.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: