24 майда Райман мәдәният йортында инде күркәм йолага әверелгән башкортча-татарча “тере” дискотека үтте. Кичә дәвамына “Хазина” вокал-эстрада төркеме егетләре Камил Фәйзуллин, Азамат Әлмөхәмәтов, Райман һәм Дуслык авылы үзешчән артистлары Гүзәл Бәдретдинова, Альфира Ситдыйкова, махсус кунагыбыз – Зөфәр Габдрахманов илһамлы чыгышлары белән халыкның күңелен күтәрде. Райман авылы халкы, килгән кунаклар рәхәтләнеп биеде һәм кушылып җырлады.