Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 Май 2019, 11:34

“Сөмбелә”дә – юбилей!

Туймазы балалар музыка мәктәбенең “Сөмбелә” ансамбле юбилеен – 20 еллыгын билгеләде.

Бүген “Музыка фольклоры” сыйныфында музыка мәктәбенең 1-7нче сыйныф укучылары арасыннан 18 бала шөгыльләнә. Халык йолалары, гореф-гадәтләренә таянып, балаларда милли мәдәнияткә мәхәббәт, әдәплелелек тәрбиялиләр анда. Музыкага сәләтләрен үстерәләр, иҗади карашны киңәйтәләр, шәхес буларак үсергә ярдәм итәләр.
Балалар шәһәр һәм районда үткән барлык чараларда катнаша, мәктәптәрдә, балалар бакчаларында чыгыш ясый. Төбәкара, республика, район бәйгеләрендә, фестивальләрдә катнашып, бүләкле урыннар яулый алар.
Читайте нас: