Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 Май 2019, 11:53

Музейда күрешү

155 туймазылы бөтенрусия "Музейда төн" чарасында катнашты

Тарих-туган як музее хезмәткәрләре шәһәр халкы өчен кызыклы программа әзерләгән. Өлкәннәр һәм балалар “БАССР – РСФСРда беренче автономия” викторинасында катнашты, республика тарихы, дәүләт билгеләре, күренекле урыннарына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Җиңүчеләргә бүләкләр таратылды. БР Милли музееның “Республиканың барлыкка килүе” күчмә күргәзмәсе һәм безнең музейның күргәзмә заллары кичә дәвамында халыкның игътибарын җәлеп итте.

Музейга килүчеләр балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ольга Сафонова ярдәмендә башкорт орнаменты белән кулон-муенса ясады. Татар драма театрының яшь артистлары, шулай ук танылган артистлар Айрат Солтанов һәм Гөлназ Латыйпова белән әңгәмәләште. Халык җырчы Илнур Газизов чыгышын җылы кабул итте.

БР Милли музее Туймазы филиалы мөдире Татьяна Малькова сүзләренә караганда, чарада 155 кеше катнашкан.
Читайте нас: