Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 Май 2019, 15:42

Майя Подольская: “Мин – өйдә!”

Туймазыда “Пропаганда” вокал поп-төркеме чыгыш ясады

Мәскәүдән “Пропаганда” поп-төркеменең апрель азагына билгеләнгән чыгышы җәмәгать челтәрләрендә бәхәс куптарды. Күпләр безгә башкаладан җырчылар килеп, татар драма театры сәхнәсендә тере тавышка җырлаячагында икеләнде. Алар өйдә утырып калды, калганнары исә билгеләнгән вакытка концертка ашыкты. Һәм концерт булды.

Гәзитебездә төркемдә дүртенче ел инде шәһәребездә туып үскән Майя Подольская чыгыш ясавы турында язылган иде. Аңардан кала, төркемдә Арина Милан белән Лена Шишкина да җырлый. Туймазыда кызлар, тамашачыларның күңелен иләсләндереп, мәхәббәт, дуслык турында җырлар башкарды. Танылган “Мелом”, “Супердетка”, “Подруга”, “Дождь по крышам” җырлары һәм яңа композицияләр, шул исәптән “Белое платье” яңгырады.

Чыннан да тере тавышка башкарылган җырлар арасында кызлар зал белән аралашты. Майя Подольская концерт алдыннан беркайчан да шулай дулкынлануын яшермәде. Боз сараенда “Супердискотека 90-х”та да, Сергей Жуковның (“Руки вверх” төркеме) юбилей концертында да. “Пропаганда” анда балачакта мөкиббән җырчылар белән чыгыш ясаган.

– Без һәрвакыт тере тавышка җырлыйбыз, – ди Майя. – Кемдер авырып китсә, тавышы бар кеше аның өчен дә тырыша. Әмма могҗиза да була – сәхнә дәвалый. Мәсәлән, Әлмәттә чыгыш ясар алдыннан мин карлыктым, концертта исә тавышым кабат барлыкка килде. Тавыш нәрсә инде – бервакыт сынган кул белән чыгыш ясарга туры килде. Гипста.

Кызлар сәхнә алар өчен эш кенә булмавын раслый. Тамашачы белән бергәләп кичергән тормыш ул. Моңа ышанмый мөмкин түгел, чөнки аларның һәркайсы музыка Олимпына балачактан омтылган.

Арина музыкант әти-әнисе ярдәмендә сәхнәгә өч яшьтә үк чыккан. Аннары музыка мәктәбендә укыган, Мәскәү мюзиклларында, кавер-төркемнәрдә, вокал коллективларында эшләгән. Лена дүрт яшьтән гаилә әгъзаларына концерт биргән. Наташа Королёваның “Маленькая страна”, “Мой жёлтый чемоданчик” җырларын башкарган. Музыка мәктәбе һәм колледж тәмамлаган, бер айдан исә музыка институты дипломына ия булачак.

Майя теле ачылу белән җырлый башлаган. Аның беренче тыңлаучылары – балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм күршедәге әби-бабайлар. Алар үтенгән бөтен җырны да башкарган ул. Вокал Агния Барто шигырьләре белән чиратлашкан. Майя шигърияткә әле дә мөкиббән: ул үзе шигырьләр һәм көй яза.

Майя Туймазыда туган һәм биредә алты яшькәчә яшәгән. Музыка өлкәсендә тәүге адымнарын нәкъ безнең шәһәрдә ясаган ул – Балалар (үсмерләр) иҗат йортында шөгыльләнгән, район чараларында чыгыш ясаган. Аннары әнисе белән бергә Вологдага күчеп киткән. Үсмер чагында берничә ай шәһәребездә туганнары янында яшәгән һәм Туймазы 4нче мәктәбендә укыган. Вологдада якташыбыз музыка белән мавыгуын дәвам иткән – ул «Сборная Союза» вокал төркеме исәбендә үзенең соло проекты белән чыгыш ясаган.

– Коллектив Русия һәм чит илләр буйлап гастрольдә йөри. Көчегезне ни рәвешле тергезәсез?

– Ленага йокысын туйды-ру да җитә, Арина белән мин исә йога, медитация белән шөгыльләнәбез. Моннан тыш, без дөрес туклану яклы – яшелчә һәм җиләк-җимешкә өстенлек бирәбез, камыр һәм баллы ризык-лар ашамыйбыз диярлек. Берничә ел элек иттән баш тарттык, – ди Майя.

Гастрольләрдән тыш, кызлар студиядә күп эшли. Алар танылган композицияләр

тупланган берничә альбом чыгарган да инде, хәзер икенчесе өстендә эшли. Анда дүрт ел дәвамында тупланган яңа җырлар керәчәк. Солистлар үз алдына зур максатлар куя һәм 2021 елда билгеләячәк юбилеена әзерләнә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: