Күзне йоммаска һәм суламаска
Фәндил Әкъсән улын биш тапкыр Туймазы татар драма театрының алдынгы актёры дип таныйлар, аның бүләкләре һәм исем-дәрәҗәләре байтак. Күптән түгел туган сәхнәсендә 50 яшен билгеләгән ул. Чәчләренә чал кунса да, һаман үсмер малай кебек.
Очрашу Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” повесте буенча Башкортстан кинематографистлары төшергән фильмга кагылышлы әңгәмәдән башланды. Фильм режиссёры Булат Йосыпов туймазылыга Хәмитҗан ролен башкарырга тәкъдим иткән.
– Язучыга бернәрсә дә уйлап табарга кирәк булмаган. Мостай Кәрим башыннан үткәннәрне йөрәгендә сак-лаган, соңыннан кәгазьгә күчергән, – дип сөйли Мөхәмәтдинов – Ике ел төшерделәр. Вакыйгалар башта Баймак районында барды. Төпкелдәге Баеш авылында яшәгән кешеләрнең тормыш рәвеше һәм тынлык таң калдырды.
Хәмитҗан миңа охшаган. Мин гаиләдә алтынчы бала. Әтием вафат булганда бик бәләкәй калганмын. Әнием – чая хатын. Повестьнең төп каһарманы Кендекнең Олы инәе кебек, минем өчен дә әни дөнья тоткасы иде. Ул аны уч төбендә генә тоткан.
Кинога төшкәндә авылдагы балачак дусларым – Айдар һәм Ринатны искә төшердем. Алар да, минем кебек, әтисез үсте. Без бер урамда яшәдек, бер мәктәптә укыдык. Әнием янына кайтып, алар белән күрешмәсәм, мөһим бер эшем башкарылмаган кебек кала.
Фильмны төшерү барышында шуны аңладым: театр һәм кино – икесе ике нәрсә. Театрда ролеңне даими камилләштерәсең, чагу төсләр кертәсең. Кинода берничә дубль төшерәләр дә, дүрт ягың кыйбла. Нәрсәнедер үзгәртергә теләсәң дә, соң була.
Мәйданчыкта шулкадәр кеше, шулкадәр күз! Еларга кирәк, син исә кыштырдаган тавыш ишетеп, артыңа борыласың һәм дубльне бозганыңны аңлыйсың.
Бөтенләй башка төрле кичерешләр. Мәсәлән, сюжет буенча Хәмитҗан вокзалда хулиганнар бәйләнеп торган кызны яклый. Аны үтерәләр. Режиссёрга томан кирәк иде, шуңа күрә иртәнге дүрттә төшерделәр. Кетчупка баткан килеш, өч сәгать тимер юл вагонындагы салкын сәкедә яттым. Миннән: “Күзләр йомылмый... Йөрәк типми...” дип таләп иттеләр. Авыр, әмма кызыклы тәҗрибә.
– Иртә таңнан әни фермага эшкә китә, аннан кайткач, басуга чөгендер һәм кишер алу планын тутырырга бара идек, – дип дәвам итә Фәндил Әкъсән улы. – Мал-туар карарга, дәресләремне хәзерләргә кирәк. Үземне чын ир-егет итеп тойдым.
Абыем миннән биш яшькә өлкәнрәк, әмма мин буйга ике метр чамасы үстем, ул кечкенә, ябык – аны яклый идем. Дүртенче сыйныфтан төрле алымнар өйрәндем, шуңа күрә Фәндил-карате дип йөрттеләр.
Тормышында барысы да алдан язылган кебек. Илеш районы Тәҗәй авылында бер генә концерт та аннан башка үтмәгән. Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт училищесын тәмамлаган. Семипалатинск атом-төш полигонында хезмәт итеп кайткач, авылда клуб җитәкчесе булып эшли. Диск-жокей Фәндил янына тирә-яктагы барча яшьләр җыела.
Туймазыда театр ачылгач, кайчандыр Стәрлетамакта укыткан Гәрәев үзенең укучыларын җыя.
Мөхәмәтдинов өчен театр – ул тормышның үзе. Барысы да аның белән бәйле. Тормыш иптәше һәм өлкән улы Илгизәр дә (Фәндил өч бала әтисе) шунда ук эшли. “Бездә гаилә подряды”, – дип көлә.
– Театрда актёрлар, яктыртучылар, гримёрлар юк. Без – команда. Кемдер эшен җиренә җиткереп башкармаса, чылбыр өзеләчәк һәм куелган максатка ирешә алмаячакбыз, дип әйтә иде Ильяс Гәрәй улы.
Уңыш мөһим түгел. Иң мөһиме үз-үзеңә җавап бирергә – Чеховның “Дядя Ваня” әсәрендәге Войницкийны, Шекспирның Петруччосын яисә “Всеми забытый” драмасы каһарманының берьюлы өч характерын ачкан образны уйный алырмынмы... Һәркайсында яшәргә, каһарман калыбына керергә, кешеләргә аның күзләре белән карарга кирәк – югыйсә тамашачы ышанмаячак. Әлбәттә, һәркайсында сер, әйтеп бетермәгән фикер калсын.
Акча, дан-шөһрәт өчен эшләмим, канәгатьлек өчен эшлим. Бүген билет сатып алып театрга килгән 200 кешенең күңеле пакьләнеп кайтып китү зарур миңа.
Театрга бәйле 27 ел артта калган. Гастроль вакытында залда урыннар җитмәгән чаклар да булды. Соңыннан тотрыксызлык килде, халык безне онытты, хәзер яңадан кайта башлады. Хәзер интернет заманасы. Әмма кешеләр бу ясалмалылыктан ялыкты. Шуңа күрә заллар шыгрым тулы. Өстәмә урындыклар куярга туры килә. Бу сөендерә. Телефондагы сурәткә түгел, тере кешегә карыйсы килә. Аңардан килгән дулкыннарны тоеп алып, күзләренең януын күрергә. Еларга яисә көләргә. Бу күпкә кызыклырак һәм мөһимрәк.
Тамашачы йөрәгендә игелек белән кайтып китә. Димәк, юкка чыгыш ясамыйбыз. Аларга матурлык, җан тынычлыгы, ниндидер сорауларына җавап кирәк. Актёрларга карап, үзләрен аңларга тели халык. Тамашачылар арасында “Легионер” спектакленә сигезенче тапкыр роза гөлләмәләре күтәреп килгән тамашачыны искә алдым. Үзе өчен һәрвакыт нинди дә булса яңалык ачканын әйтте ул. “Әрем тәме” һәм “Легионер” спектальләрендә мин хушлашып, мәңгелеккә киткән мәлдә залдан шулкадәр көч-куәт килгәнен тоям! Һәр тамашачының тамагына төер утыруын тәнем белән сизәм.
Актёрлар оста безнең. Һәркайсының үз холкы, үз адымнары, ачышлары.
Укытучыларыбыз үзебез өчен түгел, партнёрларыбыз өчен эшләргә өйрәтте. Аларга тоташтан бирелмәсәң, тырышлыгың сиңа кире кайтмаячак. Данил Нуриханов, Маргарита Сидорова белән эшләргә яратам. Аларның карашларын күрү зарур миңа. Анда барысы да язылган.
(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).