Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 апрель 2019, 12:57

Халкыбызның милли мирасын саклап...

4 апрельдә Кандрада халык җырларын башкаручыларның күркәм йолага әверелгән “Кандра моңнары” фестивале үтте

Быел анда 50дән артык җырчы катнашты. Фестиваль өч бүлектән торды. Беренчесендә аерым башкаручылар (соло) җырлады. Икенчесендә - дуэт һәм квартетлар, өченче бүлектә ансамбльләр чыгыш ясады. Жанр төрлелеге, җырчыларның башкару осталыгы, үзенчәлекле милли киемнәрдә чыгыш ясавы тамашачы күңеленә хуш килде. Халкыбызның онытылып барган җырларын сәхнәгә чыгаручы башкаручыларга рәхмәт. Кәефләребезне күтәрүче, яшәүгә, иҗат итүгә көч-илһам бирүче җыр-моң бәйрәмнәренең киләчәге гомерле булсын.

Гүзәл Бәдретдинова.


Читайте нас: