Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 апрель 2019, 11:41

Төп бүләк — кырмыскалыларда

Өч көнлек бию марафоны төгәлләнде

Балаларның VII ачык республика “Дуслык гөлләмәсе” халык хореографиясе фестиваленең Төп бүләге һәм 50 мең сум премия Кырмыскалы районыннан “Далан” үрнәк хореография ансамбленә тапшырылды, җитәкчеләре – ирле-хатынлы Альбина һәм Артур Юлыевлар. Бу коллектив икенче тапкыр фестивальнең абсолют җиңүчесе булды.

Туймазы шәһәре “Сәфәр” үрнәк хореография ансамбленең уртанчы төркеме – беренче дәрәҗә лауреаты, кече төркеме беренче дәрәҗә дипломанты булды (җитәкчеләре Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар). Коллектив шулай ук “Балетмейстерлык эше” бүлегендә билгеләнгән.

“Гадәти милли хореографиягә сакчыл мөнәсәбәт өчен” бүлегендә Түбән Троицкийдан “Чулпан” хореография ансамбле (җитәкчесе Лариса Чулпанова) бүләкләнде.
Читайте нас: