Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 апрель 2019, 12:40

Гаҗәеп Булат Махиянов

Талантлы якташыбыз исәбендә үзе иҗат иткән 70ләп җыр

Аккомпаниатор-концертмейстер Булат Махияновтан башка бер күмәк-мәдәни чара да үтми. Олпат, төз гәүдә, кулында – аккордеон: аны менә шундый итеп белә тамашачы.

Булат Гали улының иҗат юлы гаилә дуслары композитор Әкрам Даутовның киңәш-тәкъдименнән башланып китә. Баштагы мәлдә ул дүрт яшьлек малайның тырышып тальянда уйнавын, радиодан ишеткән көйне шундук отып алып, бер хатасыз башкаруын искә алып йөри. Булатка алты яшь тулгач, Даутов аны Уфага Композиторлар берлеге рәисе Заһир Исмәгыйлевка күрсәтергә алып бара. Оста киңәш бирә: “Малайга укырга кирәк – Казан консерваториясе карамагындагы талантлы балалар өчен махсус музыка мәктәбенә алып барыгыз”. Шулай карар итәләр дә.

Казанда Булат алдынгы укучылар исәбендә була. Ул көйләр иҗат итә, төрле музыка коралларын – фортепиано, аккордеон, думбраны үзләштерә. Башкортстанның җиде яшьлек талант иясе турында хәтта “Советская музыка” журналында мәкалә басыла. Укытучылары аңа зур киләчәк фараз итә.

Уңышларына карамастан, малай туган ягын сагына, шул сәбәпле каты авырый. Әти-әнисе аны алып кайтып китә, өйдә ул музыка белән үзаллы шөгыльләнә. Җәйге ял вакытында А.П. Гайдар исемендәге лагерьга эшкә алганда аңа нибары 10 яшь була. Гомерендә беренче хезмәт хакын – 24 сум ала хәтта.

Сигезенче сыйныфтан соң Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, Армия сафларында хезмәт иткәч, Булат Гали улы туган авылы Үрмәкәйгә кайта. Ул вакытта әти-әнисенә ярдәм кирәк була. Чәмле, талантлы музыкант бар көчен һәм сәләтен балалар укытуга багышлый. Кандра һәм Үрмәкәй мәктәпләрендә, балалар бакчаларында музыка дәресләреннән керә, мәдәният йортларында эшли, район һәм республиканың гармунчылар бәйгеләрендә катнаша.

Шушы дәвердә музыка, шигырьләр иҗат итүен дәвам итә. Шулай итеп җырлар туа. Алар инде җитмешкә якын. Моңлы, җанга якын җырларын артистлар да, тамашачы да үз итә. Танылган артистлар башкаруында радио, телевидениедән яңгырый алар. Собханкул авылының 60 еллыгына багышланган “Тамырларым – туган ягымда” җыентыгына кертелгән аның әсәрләре. Собханкул мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, музыка бүлеге мөдире, концертмейстер вазифасында кимендә 20 ел хезмәт сала ул. “Энҗеләр” татар җыры ансамбленә җитәкчелек итә. Махияновның танылган әсәрләренең берсе – якташыбыз Владимир Сычёв сүзләренә язылган “Башкортстан” җыры тантаналы чараларда бүген дә яңгырый.

Бүген ул үзешчән артистлар өчен репертуар сайлый, музыка композицияләрен өлешләргә бүлә, аларны вокалчылар белән өйрәнә, чыгышлар өчен я аккордеонда, я синтезаторда уйнап, фонограммалар яздыра.

Махиянов рәсми рәвештә Кандраның “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йортында, Субханкул мәдәният йортында эшли, районда үткән чараларда да даими катнаша ул.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: