Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 апрель 2019, 11:29

«Биючеләр, басыгыз, әйләнмәсә башыгыз...»

Туймазыда балаларның VII ачык республика “Дуслык гөлләмәсе” халык хореографиясе фестивале үтте


Теге яки бу халыкның үзенчәлеген тою-тану өчен ил гизү мәҗбүри түгел. Моның өчен аның биюен тамаша кылу да җитә. Чөнки анда көнкүреш, гореф-гадәтләр, кешеләр тормышындагы вакыйгалар чагыла. Бию аша халык үзенең холкын, кичерешләрен ача, күңелен бушата. Ата-бабалар хәтерен саклау, милли йолаларга сакчыл мөнәсәбәт – Туймазыда җиденче тапкыр үтүче балалар халык хореографиясе фестиваленең төп максаты бу. Быел ул Башкортстанның һәм күрше Татарстанның шәһәр һәм авылларыннан 1100 яшь биючене бергә җыйды.

Бию бәйрәмен оештыручылар – БР Мәдәният министрлыгы, республика халык иҗаты үзәге, Туймазы районы муниципалитет-район Хакимияте.

Республиканың 100 еллыгына багышланган чараны ачу тантанасы өчен махсус рәвештә фестиваль гимны язылган. Рус телендәге текстның авторы – “Родина” мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Казакова, башкортчасыныкы – мәдәният бүлеге баш белгече Гүзәл Батталова. Җырга көйне Уфа композиторы Эдуард Хөснетдинов иҗат иткән.

“Родина” мәдәният йортында бәйге чыгышлары өч көн буе иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Бәйгечеләр өч яшь төркемендә көч сынашты. Һәр коллектив өч бию тәкъдим итте – төбәк фольклоры нигезендә, сюжет-уенлы һәм ирекле темага. Уфадан килгән “Башмачок” коллективының “Бөрҗән кызына мәдхия”се һәм Туймазыдан “Грация” ансамбленең самавырлы биюе Түбән Троицкийның “Чулпан” ансамбле башкаруындагы дәртле казак әпипәсе белән алмашынды. Гафури районы коллективы “Мин пыяла таптым” йола тамашасын тәкъдим итте, Салават коллективы исә шаян “Кәҗә көтүче” биюен башкарды.

Жюри рәисе – ГИТИСның Русия театр сәнгате академиясе хореография кафедрасы доценты, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Щёголева бәйге турындагы тәэссоратларын уртаклашты:

– Эшем буенча миңа төрле фестиваль-бәйгеләрдә катнашырга туры килә, “Дуслык гөлләмәсе” – иң яратканнарның берсе. Бәйгене оештыручылар баштан ук югары таләпләр куйды, тора-бара исә ул катнашучыларның үзләренең тырышлыгы белән тагын да күтәрелде.

– Республикада бердәнбер балалар халык биюләре бәйгесе бу һәм шул сәбәпле дә бик кадерле, – дип билгеләде Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Риф Габитов. – Мин һәрвакыт биредә яңа ачышлар көтәм, байтак еллар бәйгедә катнашып килгән коллективларның үсешен күзәтәм.

Гәзитне басмага әзерләгән вакытта бәйгенең Төп бүләгенә Кырмыскалы районыннан “Далан” бию коллективы лаек булуы ачыкланды.

Анфиса АИТОВА


Читайте нас: