Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 март 2019, 12:00

"Бие, дускай, бие әле..."

Балалар хореографиясе фестивалендә 37 коллектив катнаша

“Йолдызлар белән бию”, “Боз өстендә бию”, “Зур биюләр” – бу Русия телевидениесе тамашачылары һәм интернеттан кулланучылар арасында киң танылган шоу-программалар. Районыбызда да илебезнең төрле шәһәрләре һәм районнарыннан йөзләгән кыз һәм малайны җыйган “Дуслык гөлләмәсе” бию фестивале бар, ул җиденче тапкыр үтә инде.

Кичә “Родина” мәдәният йортында бәйгене ачу тантанасы булды. Быел республикабыз һәм күрше Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 37 коллектив катнаша анда. Бу исә 8-17 яшьлек кимендә 1100 биюче. Иң яхшы чыгышлар җомга көнне Гала-концертта тәкъдим ителәчәк, анда җиңүчеләрне игълан итәчәкләр. Районыбыз данын “Сәфәр”, “Грация”, “Родник”, “Вдохновение” һәм “Чулпан” коллективлары яклаячак.
Читайте нас: