Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 март 2019, 12:12

«Аксак тел” һәм серле “гөлбәч” турында

Динара Вахитованың иманы камил: “Рольгә үзеңнән яңалык кертсәң, ул “тәмлерәк” һәм кадерлерәк була”

Татар драма театры вахтёры кырыс караш ташлады. Әмма Динара Вахитова белән очрашырга килешенүен белгәч, шундук “эреде”.

– Ау, мин монда! – өстән бер тавыш килде. Алдымда кыяфәте белән үсмергә тартым кечкенә, какча ханым басып тора иде. Соңрак аңладым – эчке көч-куәткә ия ул. Мәсәлән, Динара өчен гаиләсе беренче урында. Уллары белән ул-бу була калса, хезмәттәшләреннән гафу үтенә дә, җан-фарман торып чаба. Мондый чак-ларда театр директоры Фирзәт Фәрит улы ачулана, әлбәттә, әмма бераздан сүрелә. Нишлисең, үзенең дә башыннан үткән андый чаклар.

Бер алманың ике яртысы

Шәриповлар (актрисаның кыз фамилиясе) Үзбәкстанда яшәгән. Динараның әнисе – акушер-гинеколог, әтисе – анестезиолог, балалар реанимациясен җитәкләгән. Гаиләләре артык хәлле булмаган. Динара апаларыннан калганны киеп үскән. Аның каравы, мәхәббәт күп булган.

– Безгә гаджетлар комачау-ламады, караңгы төшкәнчы ихатада уйнап үстек, груша кебек, агачта сәленеп тордык.

Яхшы белем бирү өчен әти-әни барысын да эшләде. Апамның берсе – табиб-педиатр, икенчесе – филолог, инглиз теле белгече. Әйткәндәй, икесенең дә өчәр баласы бар. Мәҗбүриләү булмады. Әни: “Сынап карыйсыңмы?” – дип сорый иде. Һәм мин сыный идем – җырладым, музыка мәктәбенә йөрдем, биедем.

Унынчы сыйныфта укыганда гаиләбез Туймазыга күчеп килде. Әти белән әни бала тудыру йортында эшләде. Эшкә мөкиббән иде алар. Шуңа күрә балаларының да яраткан эшләре белән шөгыльләнүен теләделәр.

Минем максат – бәхетле булу. Әти-әниемнең никахы бәхетле булгангадыр, мөгаен. Сөеп-сөелеп яшәү бик гади, минемчә. Ходайга (кем нәрсәгә ышана инде – галәмгәме, башкасынамы...), әти-әнигә рәхмәт әйтергә, булганына шөкер итәргә кирәк. Мин гел: “Ходаем, эшем булган өчен, балаларым, дөньядагы иң яхшы ирне миңа насыйп иткән өчен рәхмәт”, – дип кабатлыйм.

Руслан белән Заһир Исмәгыйлев исемендәге академиягә укырга керү имтиханнарында таныштык, бер төркемдә укыдык. Ул да актёр, тамашаны сәхнәгә кую бүлеген җитәкли. Никахыбызга 11 ел. Мин ансыз бер көн дә торалмыйм. Без бер алманың ике яртысы. Менә шул ул бәхет.

Мин кызу кеше. Кайбер вакыт дөрес тә эшләмим, әмма үз өстемдә эш алып барам, хаталарымны таныйм. Элек кешеләргә үпкәли идем. Әмма олыгая төшкәч аңладым: нигә әле көчеңне юкка сарыф итәргә? Сабак алырга кирәк.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).