Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 март 2019, 16:44

Җыр-моң өләшүчеләр

7 март көнне исә “Йәнгүзәл” ансамбле үзенең авылдашларын бәйрәмгә җыйды

Авылыбызда клубка күптән ремонт таләп ителә. Шуңа карамастан, Бишкурай авылы халкы һәрвакытагыча бәйрәмгә дәррәү килде. Шулай булмый ни! Алар үзешчән сәнгать артистларының бер чыгышын да калдырмый. Фәнилә Шәрипова, Клара Сираева, Факил Латыйпов, Флүз Хәбибуллин, Сәлимә Әхмәтҗанова, Лида Закирова, Рәмилә Мортазина, Альбина Сәфәргалина, Рәзилә Кәримова, Мәхәсим Гыйльмиәхмәтов, Елена Хәбибуллина башкаруында яңгыраган җырлар, мәктәп укучылары башкарган биюләр, шигырьләр барысының да күңеленә хуш килде. Илһам чишмәләрегез саекмасын, хөрмәтле авылдашлар. Моннан соң да эшегездән ямь-тәм табып яшәгез, сәламәт, дус-тату булып иҗат итегез. Шушы җыр-моңга мөкиббән кешеләр озакламый җылы, күркәм бинада чыгыш ясый алыр дигән өметтә калабыз.

Айгөл Әхмәтҗанова.
Читайте нас: