Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 март 2019, 17:58

Сез барында ямь бар җирдә...

“Төмәнәк” татар иҗтимагый-мәдәни үзәгенең Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнгән балалар әниләренә багышлап бәйрәм концерты әзерләде

Якшәмбе саен үзәккә шау-гөр килеп балалар җыела. Алар татар телендә шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр укый, җыр-бию өйрәнә. Укытучылары Лилия Джолдошеваның һәр сүзен йотлыгып тыңлый. Тәнәфестә Газимә Фәсхетдинова балаларны чәй белән сыйлый.
10 мартта исә әниләр бәйрәм чарасына җыелды. Балалар аларга җыр-биюләрен, шигырьләрен бүләк итте. Айнур Галибаев, Рөстәм Гадоев, Данияр Джолдошев “Эх, сез матур кызлар!” җыры белән чараны ачып җибәрде. Мәктәпнең иң чәмле кызлары Элина Гыйлаҗетдинова, Амелия Нәбиуллина, Хатирә Нәүрүзева, Әмирә Мирзагалиева, Милена Гыйниятуллина, Гүзәл Каһарманова “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде, татар биюен башкарды. Бу кызлар шигырьләрне тасвирлы укуы белән тамашачыны әсир итте. Лиана Мостафина “Бөрҗән бию”ен башкарды, Камилла Латыйпова һәм Илгизәр Хәсәнов әниләр турында җыр тәкъдим итте. Айнур Галибаев баянда, Амелия Нәбиуллина скрипкада уйнап күрсәтте. Хатирә һәм Милена нәфис гимнастикага йөри. Алар да чыгышларын әзерләгән иде. Үзәкнең иң кечкенә укучылары Таһир Бәдретдинов, Морад Джолдошев татар биюе, Айзилә Миңнеханова шигырь белән чыгыш ясады. Арина Перминова, Ариана Төхфәтуллина, Азалия Мөхәмәтова дә әниләренә шигырь сөйләде.
Гүзәл БӘДРЕТДИНОВА.
Читайте нас: