Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 март 2019, 16:36

Күрше хакы – Тәңре хакы

Бишкурай үзешчәннәре Ярмунча авылы халкына бәйрәм бүләк итте

6 мартта Бишкурай авылы мәдәният йорты карамагындагы үзешчән сәнгать артистлары чираттагы тапкыр Ярмунча авылына юл тотты. Бу юлы да аларны ишле халык каршы алды. Тамашачы хөкеменә “Шәл бәйрәме” тәкъдим ителде. Ярмунча авылының өлкән буын вәкилләре бик яратып карады бу чыгышны, әбиләр яшьлеген искә төшерде, күпләренең күзләренә яшь тулды. Яшьләр өчен дә тарихка байкау бик фәһемле булды. Җыр-биюле чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Авыл старостасы Финия Носкова барысы исеменнән дә шундый күңелле 8 Март бәйрәме өчен үзешчән сәнгать төркеменә, районның мәдәният бүлегенә рәхмәт белдерде, гаилә бәхете, сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар, җан тынычлыгы, шатлыклар теләде, бүләкләр таратты. Моннан ары да күршеләр безне онытмас дигән өметен белдерде.

Айгөл Әхмәтҗанова.


Читайте нас: