Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 март 2019, 16:47

Гөлбану карчыкның бер көне

8 мартта Туктагул мәдәният йортында нәкъ шулай аталган тамаша үтте

Мәдәният йорты шау-гөр килде. Авыл халкы, кайткан кунаклар, мәшәкатьләрен бер читкә куеп, “Гөлбану карчыкның бер көне” тамашасына җыелды. Мәдәният йорты мөдире Светлана Мөхәмәтьярова һәм сәнгать җитәкчесе Азалия Салихова авыл халкына 8 Мартка искиткеч бүләк әзерләгән иде.

Пәрдә ачылу белән борынгы авыл күренешен манзара кылдык. Капка төбендәге утыргыч, комган, талдан үрелгән читән... Каз бәпкәләрен яшел чирәм чемченергә алып чыккан Гөлбану карчык күренде. Гөлбануның хатирәләре белән бергә үрелеп барган чыгышлар күпләрне яшьлегенә алып кайтты.

Азалия һәм Розалия Салиховалар, Рәмилә һәм Эльвира Ибатуллиналар башкаруындагы җырлар, мәктәп укучыларының “Ялкын” бию ансамбле чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Яшьләр булдыра, афәрин. Ә инде Гөлбану карчык ролен башкарган Раушания Салихованың чыгышын авылдашлары дәррәү алкышларга күмде. Тагын бер тапкыр биредә чын сәнгать әһелләре эшләвенә инандык. Чәм, илһам, дәрт алып кайтып киттек без бу чарадан.


Айгөл Әхмәтҗанова.
Читайте нас: