6 мартта Райман авылы мәдәният йортында “Яз мизгеле гүзәл заттан башлана” дип аталган бәйрәм концерты үтте. Дарья Самохина, Азамат Әлмөхәмәтов, Камил Фазуллин, Гүзәл Бәдретдинова, Альбина Зарипова, Регина Гыйльфанованың чыгышларын тамашачылар яратып карады. Дуслык авылы мәдәният йортының үзешчән сәнгать төркеме әгъзалары - Руслан Латыйпов, Артём Лазарев, Илшат һәм Илдар Маликовлар хатын-кызларыбызга җырларын бүләк итте. Райман авылы мәдәният йорты карамагындагы яшь курайчылар ансамбленең тәүге чыгышын халык алкышларга күмде.