Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 март 2019, 11:48

“Авыл урамнары тулсын әле кыңгыраулы гармун моңына”

III “Раймантау моңнары” район бәйгесе 53 талантлы башкаручыны җыйды

Элек бер бәйрәм дә гамунчысыз үтмәгән. Аны һәркайда көтеп алганнар. Гармун моңы бүген дә халык һәм гаилә бәйрәмнәренә ямь өсти, концерт программасын бизи.

Туймазы җирендә – аның үз тарихы.

Өч ел элек Райманда гармунчыларның “Раймантау моңнары” район бәйгесе оештырылды. Шул вакыттан алып ул ел саен үткәрелә, иҗат бәйгесенә җәлеп ителгән музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре, үзешчән музыкантлар елдан-ел арта бара.

Узган чәршәмбедә Райман мәдәният йорты сәхнәсендә 53 кеше шушы уен коралында оста чыгыш ясавын раслады. Балалар һәм чәчләренә чал кунган картлар чыгышлары алдыннан бер дәрәҗәдә дулкынланды: чәчләрен һәм киемнәрен төзәтте, чираттагы тапкыр ялтыравык төймәләргә бас-калап карады, күрекләрен сузды. Сәхнәгә чыккач исә канәгатьләнеп уйнады, кайбер кимчелекләрне тырышлыгы һәм күңел салып уйнавы белән алыштырды.

Иҗат бәйгесе көн буе дәвам итте. Сайлап алу өлешендә җиңүчеләрне исә пәнҗешәмбе көнне “Родина” мәдәният йортында үткән Йомгаклау концертына чакырдылар. Шунда ук иң яхшыларының исемнәрен атадылар. Бәйгенең Төп бүләген Иске Туймазыдан 44 яшьлек Зөлфир Шакиров яулады (фотода). Аңа гармун бүләк иттеләр (химаячы – “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте).

Шакировның әтисе һәм барлык гаилә әгъзалары гармунда уйнаган. Тора-бара Зөлфир Әмирҗан улы әтисенең хромкасын, аннары аккордеонны үзләштергән. Гомер буе диярлек водитель булып эшләгән, өч ел элек һөнәрен алыштырырга уйлаган һәм авыл мәдәният йортына аккомпаниатор булып урнашкан. Шул чордан алып район, республика һәм төбәкара бәйгеләрдә чәмле катнаша ул.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: