Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 февраль 2019, 13:31

«Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр...»

Туймазы татар драма театры актрисасы Рима Ключарёва – театр мәшәкатьләре һәм үзенең әле дә булса хезмәттәшләренең балаларына мәсьәләләр чишүе хакында

Рима Шаһит кызы Туймазы районында туган. Гади генә гаиләдән ул. Бер җырда җырланганча, “әфлисуннар ашамаган” алар. Гаилә әгъзалары барысы да музыкага мөкиббән. Рима үзе дә балачактан авылда җырлана торган җырларны яттан белгән. Сәхнәдә чыгыш ясарга яратканмы дисезме? “Булгалый иде, – ди елмаеп Рима Шаһит кызы. – Такмак әйтә белсә, аулак өйләргә хәтта балаларны да кертәләр иде. Түгәрәккә чыкмасаң – бар, кайтып йокла!”

Театрга мөкиббән китә

Бөтен нәрсә кызык була аңа. Һәм бу сыйфаты һәркайда озатып йөри. Мәктәптә педагогларыннан уңа: алар фикерләргә өйрәтә. Аеруча математиканы ярата. Һәм һәрвакыт олимпиадаларда катнаша. Бер очракны еш искә ала. 9нчы сыйныфта укыган һәм интернатта яшәгән чор була.

– Бервакыт безгә алгебрадан өйгә гаять күп гамәлле зур мисал бирделәр. Сыйныфташ кызлар чишеп караган, килеп чыкмаган. Өй эшен әзерләргә утырыйм дисәм, алар кырт кисте: “Юкка вакыт әрәм итмә, өлкән сыйныфта укучы отличниктан ярдәм сора”.

Ул малай миннән мисалны чишеп карау-карамавым турында сорагач, алдадым – әле булса бу кылыгым өчен оят. Ул кайдандыр бер бит кәгазь тартып чыгарды. Бер минутта чишеп тә бирде: “Менә бит, эшләп була икән”. Мин кәгазьне алырга дип кулымны сузган идем, ул аны бөтәрләде дә, кесәсенә тыгып куйды. Миңа исә мисалны үзаллы чишәргә тәкъдим итте. Мин шулай эшләдем дә.

Бу очрак киләчәк тормышымда сабак булды. Ахыргача намуслы булырга һәм үз-үзеңә генә ышанырга кирәклеген аңладым.

Актёр һәм режиссёр һөнәре иҗади, әмма математикадагыча, төгәллек һәм фикерләү таләп итә. Математиканы белү эшемдә ярдәм итә. Әйткәндәй, балаларына алгебра яисә физикадан мәсьәләләр чишәргә ярдәм итүемне үтенеп, хезмәттәшләрем еш мөрәҗәгать итә миңа. Уфадан шалтыраталар хәтта. Бик теләп ярдәмләшәм, чөнки катлаулы эшкә тотынып, очына чыгу ошый миңа.

– Ничек артист булып киттегез соң?

– Күршем Стәрлетамакка ветеринария училищесына керергә китте. Мин дә иярдем – мәдәният-мәгърифәт училищесын сайладым. Актёр һөнәренә шунда мөкиббән киттем дә инде.

Хезмәт кенәгәсендә беренче язма 1974 елда барлыкка килә. Яшь белгеч Рима Шаһит кызын Туймазыда яңа гына ачылган “Родина” мәдәният йортына эшкә алалар. Халык театрында уйнарга чакыралар. Спектакльне карагач, мәдәният йорты директоры: “Сеңлем, сиңа укырга кирәк”,– ди. Һәм тагын агымга эләгә ул – танышлары Казан мәдәният институтына укырга керергә бара. Ул да калмый. “Күмәк чаралар режиссёры” белгечлеген сайлый. Алырлар дип уйламый да, бик әзерләнми дә.

Институтны тәмамлаган 100 кешенең икесен генә Алабуга театр училищесына педагог итеп җибәрәләр. Шул исәптән Ключарёваны.

Аннары Казанда дәүләт радиосында эшли. Шунда гаиләсе барлыкка килә. 1990 елда исә Туймазыда татар драма театры ачыла. Рима Шаһит кызы ялга кайта. Театр директорын очрата. “Сез шәһәргә бик кирәк. Тиңсез педагогия һәм режиссёрлык тәҗрибәсенә ия ич сез!..” – дип үгетли директор.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: