Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 февраль 2019, 11:30

Җырлый-җырлый эшлиләр

Полиция хезмәткәрләре иҗат бәйгесендә көч сынашты

Хәзер җинаятьчеләрне эзәрлекләүдән бушаган арада Туймазы полициясе хезмәткәрләре җырлаячак. Өстәвенә, хор белән. Аны махсус рәвештә эчке эшләр оешмалары һәм бүлекләре хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында республиканың һәм БР Эчке эшләр министрлыгының 100 еллыгына багышланган 20нче "Калкан һәм илһам" үзешчән сәнгать осталары фестивале уңаеннан оештырганнар. Сишәмбе көнне “Родина” мәдәният йорты сәхнәсендә Октябрьский, Дәүләкән, Бәләбәй һәм Туймазы шәһәрләре кергән алты махсус төбәк эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре иҗади сәләтен күрсәтте.

...Хор коллективында катнашучыларның дулкынлануы сизелә: юбилейлы үзешчән сәнгать фестивале нәкъ аларның чыгышыннан башланачак. Алар чәчләрен төзәткәли, парад киемен сыпыра. Пәрдә ачылу белән бәйгегә тәкъдим ителгән төп чыгышлары -– ике якташыбыз иҗат иткән "Башкортстан" җыры (Владимир Сычёв сүзләре, Булат Махиянов көе) яңгырый.

Лаек чыгыш булды бу, югыйсә Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлеге начальнигы Илдар Миңнеәхмәтов сүзләренә караганда, иң авыры – коллективны репетициягә җыю булган. Асылда төш вакытында әзерләнгәннәр.

Аннары сәхнәгә эчке эшләр оешмасы хезмәткәрләре һәм ветераннарыннан оешкан гармунчылар квартеты чыкты. Аларның берсе – отставкадагы 71 яшьлек юстиция подполковнигы Наиб Яушев баянда һәм тальянда оста уйнавы өстенә, көй һәм шигырьләр дә иҗат итә. Ул үзенең бер әсәрен укып ишеттерде.

Полиция өлкән лейтенанты Азамат Төхфәтшин (астагы фотода) сәхнәдә үзен ышанычлы тотты. Ул, гитарага кушылып, "Ария" төркеменең "Закат" җырын башкарды. Азамат Вәзир улы сүзләренә караганда, гитарада мәктәп эскәмиясеннән бирле уйный икән – Серафимовка 3нче мәктәбендә укыганда дуслары белән ансамбль оештырган, бөтен тирә-якны урап чыкканнар.

– Артист булмасам да, командирлар тавышына ия булдым, – дип шаярта Азамат Вәзир улы. – Полициягә эшкә килүемә 10 ел, шушы дәвердә бер иҗат бәйгесен дә калдырмадым.

Полициянең гүзәл зат вәкилләре үзләре һәм хезмәте турында шаян җыр башкарды. “Сылулар бар, җирәннәр, кайсы – салам чәчлесе. Әмма хәрби киеме – барыбызга килешле”, – дип җырлады алар залда утыручыларның алкышлары астында.

Эчке эшләр министрлыгының Туймазы бүлеге бәйге җиңүчесе булды.

– Полиция хезмәткәрләре арасында композиторлар да, шагыйрьләр дә, җырчылар да бар, барысы да талантлы, алар белән эшләүдән ләззәт кичердек, – диде Собханкул мәдәният йорты мөдире Марина Хәсәншина һәм аның сәнгать җитәкчесе Юлия Михайлина.

Туймазы эчке эшләр бүлегенең җиңүендә аларның да өлеше зур. Кызлар ике ай дәвамында полиция хезмәткәрләренә фестивальгә әзерләнергә ярдәм иткән.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: