Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 февраль 2019, 12:34

Җыр яшәртеп мине яшәтә

Үзешчән композитор Зиннур Хәлиуллин 75 яшен билгели

“Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзалары арасында үзенчәлекле талант ияләре бар. Шуларның берсе – үзешчән композитор Зиннур Хәлиуллин февральдә үзенең күркәм юбилеен билгели.

Яше баруга карамастан, тулы канлы тормыш белән яши ул. Скандинавия таякларына таянып, шәһәр паркында йөрергә дә, мәчеткә барырга да, яраткан оныгы белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Тормыш иптәше Тәнзилә Хәләф кызы белән җәйләрен Кендектамак авылында үткәрәләр, яшелчә-җимеш үстерәләр, кош-корт үрчетәләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. “Заманында 40ар умарта асрый идек”, – ди гаилә башлыгы.

Зиннур Кәшфи улының музыкага сәләте әтисеннән күчкән – ул өздереп гармунда уйнаган. Аның уйнавын хисләнеп тыңлаган Зиннурның үзендә дә гармунга мәхәббәт уянган. Дүртенче сыйныфта укыган улына беренче «хромка»сын әтисе бүләк иткән. Зиннур Кәшфи улы шуннан бирле бу уен коралыннан аерылмый, баянда да уйный. Музыка белемен Туймазы музыка мәктәбенең кичке бүлегендә һәм Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт училищесының оркестр бүлегендә үзләштерә.

Әмма мәктәпне тәмамлаганнан соң егет “җир” һөнәре алырга карар итә – Серафимовка һөнәр-техника училищесында укый. Көнбатыш Себердә металлургия заводында эшли. Армиядән соң тормышы кинәт үзгәрә. Бишбүләк районына кунакка килгән яшь, нык егет – чаңгы ярышлары һәм җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидатны шундук авыл мәктәбенә эшкә чакыралар. Ул анда ун елдан артык физкультура, музыка һәм хәрби эш укытучысы булып эшли. Шунда көй яза башлый. Музыка бәйгеләрендә һәм фестивальләрдә чәмле катнаша, берничә тапкыр лауреат һәм дипломант була. Бүген ул кимендә 120 җыр авторы. Төп горурлыгы – Туймазы шәһәре гимны.

– Гимн – үзенчәлекле жанр. Аны язу җиңел булмагандыр.

– Әйе, күңелемә лирик, моңлы җырлар якын. Әмма гимнны гел язмыйсың, бәлки, үз гомеремдә бер тапкыр язганмындыр, шуңа күрә бик кызыксынып эшләдем.

– Тамашачылар сезнең Дилә Булгакова, Илдар Юзеев, Әхсән Баян, Зәки Нури сүзләренә язылган җырларыгызны җылы каршы ала. Үзегезгә кем белән эшләве җиңелрәк?

– Сез “Алтын башак” әдәби берләшмәсенә кергән шагыйрьләр – Гөлмирә Бикбулатова, Әнисә Минһаҗева, Фатыйх Сайфран, Тимерҗан Идрисов, Лилия Кашапова турында оныттыгыз, аларның шигырьләренә дә байтак көй яздым. Барысы белән дә җиңел эшлим. Үземнең сүзләремә иҗат ителгән җырларым да бар.

– Иҗат белән шөгыльләнгәндә нәрсә турында уйлыйсыз?

– Музыка – кешенең күңел халәте чагылышы ул. Минем өчен иң мөһиме – шигырьләрнең мәгънәсе, образы булу. Шагыйрь сүзләре мине дулкынландыра икән, көй языла. Күңел кылларын тибрәтерлек сүзләргә ята ул.

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА,

Кандра авылы.
Читайте нас: