Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 февраль 2019, 12:59

Татар үзәгендә шигърият кичәсе үтте

«Төмәнәк» татар иҗтимагый үзәгенә районыбызның шигърият сөючеләре җыелды

«Төмәнәк» татар иҗтимагый үзәгенә районыбызның шигърият сөючеләре бу юлы туган якның шифалы суын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән якташыбыз, күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатыйх Кәрим ис. премия лауреаты Муса Сираҗиның юбилее – 80 яше уңаеннан “Муса Сираҗи – дуслык һәм мәхәббәт җырчысы” дип исемләнгән иҗат кичәсенә җыелды. Бәйрәмгә мәктәп укучылары, Туймазы педагогия колледжы студентлары, төрле оешма хезмәткәрләре, ветераннарыбыз килгән иде.

Кичәдә шагыйрьнең туган җиргә, табигатькә, халкыбызга, телебезгә һәм ата-анага, өлкәннәргә ихтирам тәрбияләгән ши-гырьләре яңгырады. Аларны Төмәнәк мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Гөлчәчәк Әхмәдиева һәм Эльза Бәдретдинова), Түбән Сәрдек авылыннан Алинә Сөнәгатуллина, Гөлҗиһан Гарипова һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре укыды.

Тамашачылар, Татар-Олканнан килгән кунагыбыз Зилә Төхфәтшинага ияреп, авторның «Әй моңнары» шигыренә язылган җырын башкарды. Кандра 2нче мәктәбенең музыка укытучысы Гөлназ Белголова шагыйрьнең “Уралдым моңнарыңа” җырын башкарып, тамашачылар күңелен яулады.

Ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин, Тамара Фарваева (Илчембәт авылы), Тимерҗан Идрисовның (Атнагул авылы) чыгышлары кичәгә тагын бер ямь өстәде.

Лилия Миңнеханова.


Читайте нас: