Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 февраль 2019, 12:27

Бәхет өчен көрәшик

Татар драма театры “Коеп куйган фәрештә” спектакле премьерасына әзерләнә

Татар драма театры “Коеп куйган фәрештә” спектакле премьерасына әзерләнә

Театрда спектакль премь-ерасына әзерлек барган көннәрдә гадәттән тыш мохит хакимлек итә. Бинаның тупсасын атлап керү белән сизелә бу. Әле тамаша залына барып та җитмәгәнсез, актёрларның бер генә репликасын да ишетмәгәнсез, әмма каяндыр барлыкка килгән бу кәеф сезне биләп ала.

Үземнең кичерешләремне республиканың атказанган артисты, Уфа режиссёры, шушы көннәрдә Туймазыда “Коеп куйган фәрештә” спектаклен сәхнәгә кую өстендә эшләгән Илдар Вәлиев белән уртаклаштым.

– Бик яхшы, – дип мактады мине режиссёр. – Шәп ич! Театрга килгән кешенең кәефе, нинди халәттә булуы мөһим. Танылган режиссёр Товстоногов бик еш кына спектакльгә йөз тотмыйча, аны карап булмый дип әйтә иде.

Актёрдан – режиссёрга

Илдар Иршат улы – үзенчәлекле шәхес. Ул театр әһелләре гаиләсендә туып үскән. Әти-әнисе башта Салават драма театрында хезмәт салган. Кимендә 30 ел элек Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлап кайткан Илдар Иршат улының да иҗат юлы шуннан башланган. Һөнәр нечкәлекләренә төшенү, жанр тойгысын аңлау шушы театрда барлыкка килгән, шунда канат ныгыткан.

Аның рольләре исемлегендә төрледән-төрле юньсез бәндәләр, усал затлар, шаян персонажлар бихисап күп. Тәнкыйтьчеләр бик еш аның үз рольләре режиссёры булуын телгә ала. Шуңа күрә тора-бара аның режиссёрлык ниятләрен тормышка ашыру хаҗәте артуы һич гаҗәп түгел. Инде олыгая төшкәч Мәскәү институтында әзерлек курсларын төгәлли, аннары ГИТИСта П. Хомский курсларында укый. Шул елларда аның тәүге үзаллы режиссёрлык эшләре барлыкка килә – Атнабаевның “Игезәкләр”е, Иргалинның “Ташлама мине, өмет”е. Соңгы 15 елда ул Уфа “Нур” татар дәүләт театрында режиссёр-сәхнәгә куючы булып эшли.

Туймазы актёрлары белән күптән эшләргә хыялланган Вәлиев.

– Коллектив белән очрашу бар өметләремне аклады. Без шундук бер-беребезне аңлап, дуслашып киттек, – ди режиссёр. – Сезнең театр артистлары гаять талантлы, директор Фирзәт Фәрит улы булдыклы, хәлне аңлый. Актёрларга һәм режиссёр төркеменә кулай эш шартлары тудыру өчен барысын да эшли ул.

Анфиса АИТОВА.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: