Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 февраль 2019, 13:19

57 коллективны узды

“Сәфәр” хореография ансамбле балалар-үсмерләрнең Русия халык биюләре чемпионаты финалында “бронза”га лаек булды

“Сәфәр” хореография ансамбле балалар-үсмерләрнең Русия халык биюләре чемпионаты финалында “бронза”га лаек булды


Дәрәҗәле бәйге финалына кадәр озак һәм авыр юл үтелде. Былтыр ноябрьдә “Сәфәр” ансамбле федерациянең Идел буе округының сайлап алу өлешендә катнашып,

I дәрәҗә лауреаты булды.

Калган ай ярымда коллектив иҗат бәйгесенең Мәскәүдә үтәчәк финалына әзерләнде. Анда Русиянең 27 шәһәреннән кимендә 50 коллектив катнашты. “Сәфәр” федерациянең Идел буе округын тәкъдим итте. Аңа илебезнең алдынгы хореография ансамбльләре белән көндәшлек шартларында ярышырга, СССРның халык артисты, академик, танылган “Берёзка” дәүләт академия хореография ансамбленең сәнгать җитәкчесе Мира Кольцова җитәкләгән жюри әгъзалары күңеленә хуш килергә кирәк иде.

Гыйнвар азагында өч көн дәвамында балалар ярымфинал һәм финалда чыгыш ясады, анда чемпионатның “бронза” бүләгенә һәм “Халык биюе. Балалар төркеме” бүлегендә I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды. Аннары йомгаклау концертында уңышлы чыгыш ясадылар.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас: