Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 гыйнвар 2019, 15:33

Торба җырласын дисәң

Сигез яшьлек туймазылы Мәскәү кадет корпусында укырга хыяллана

Сигез яшьлек туймазылы Мәскәү кадет корпусында укырга хыяллана


Милан Сәлимҗанов Покровка авылында яши һәм көн саен Төмәнәк мәктәбенә укырга йөри. Атнасына берничә көн музыка мәктәбендә дә шөгыльләнә. Чираттагы бәйгегә әзерләнгәндә исә Туймазыга көн дә барырга туры килә. Вакытны бушка уздырмас өчен машинада әтисе белән дөньяның бөек торбачылары Луйи Армстронг, Вадим Эйленкриг, Олег Бутманны тыңлыйлар.


Малайның тормышы тәгәрмәч өстендә үтә, әмма Милан эштән курыкмый. Музыка белән шөгыльләнү ихтыяр көче, чыдамлылык һәм тәртип тәрбияли дигән әтисе белән тулысынча килешә. Һәм Мәскәүдә укырга хыяллана.

Миланнан ни өчен торбага мөкиббән булуы турында сорагач, ул озак уйлап тормады:

– Тыштан бик матур ул. Тавышы да матур. Ул кайчак көчле, куәтле, кайчак йомшак һәм тыныч булала. Әтием сөйләве буенча, Луи Армстронг торбада уйнаганда кайберәүләр бу кешенең мөмкинлекләренә таң калган. Һәм эчендә тылсымлы аваз чыгарырдай җиһазлар юкмы икән дип, кача-поса уен коралын карый башлаган.

– Торбаның башкару мөмкинлекләре гаять зур, – дип сүзгә кушыла педагог Шамил Шакиров. – Скрипка кебек аһәңле, кеше тавышы кебек нәфис ул, һәм фортепианоның сыгылмалылыгына ия.

Туймазы балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчесе исәбендә җиңүләр байтак инде: былтыр майда 86нчы халыкара “Невский триумф” фестиваль-бәйгесендә “Инструменталь музыка” бүлегендә (торба) ул беренче дәрәҗә диплом һәм кубокка лаек булган, ноябрьдә исә IX халыкара “Илһам” бәйге-фестивалендә шул ук бүлектә өченче дәрәҗә лауреаты булган. Программа шактый катлаулы, әмма яшь туймазылы “Шомырт” башкорт халык һәм украиннарның “Ой, на горе...” көйләрен хисләнеп башкарган. Бераз дулкынланган, әлбәттә. Әмма һәрвакыттагыча сәхнә артында Шамил Камил улы торган, залда исә әтисе улы өчен җан аткан.

– Торба җырласын өчен аваз, фраза, сулыш өстендә эшләргә кирәк, – ди педагог. – Ә сез беләсезме, уен коралындагы өч клапан ярдәмендә торбачы 45ләп аваз чыгара ала? Күп нәрсә концертмейстерларга бәйле. Алар бездә икәү, һәм икесе дә гаҗәеп – Зилә Жидяева һәм Наилә Нарушева. Музыкант һәм концертмейстер – ансамбль диярлек. Тәңгәллек кирәк. Милан ашыкса, бу коточкыч! Менә шуңа күрә уен вакытында үзеңне тыңларга һәм ишетергә кирәк.

Яшь музыкантның әтисе Альберт Гамир улы торбада уйнау баянда уйнауга караганда авыррак дигән фикер белән килешә.

– Мин дә музыка мәктәбендә укыдым, педагогым Шамил Камил улы иде, – диде. – Баян, фортепианоны үзләштердем. Торбада уйнарга тырышып карадым – барып чыкмады. Бик авыр уен коралы бу. Тел һәм иреннәрне дөрес кую, дөрес юнәлеш алу, уң кулдан файдалана белү (уен коралы уң кул белән уйнала, сул кул аңа ярдәм итә) мөһим. Һәм, әлбәттә, янәшәдә иҗади карашлы педагог булырга тиеш. Нәкъ Шакиров кебек.

Миланның чыгышын Мәскәү һәм Петербург профессорлары бәяләгән инде. Алар уртак фикергә килгән: “Мартта Мәскәүдә үтәчәк бөтенрусия бәйгесендә көтәбез”. Моннан тыш, Милан кадет корпусына укырга чакыру алган. Сәләтле малайны анда гадәттәгечә җиденче сыйныфтан түгел, бишенчедән кабул итәргә ризалашканнар. Башта гомуми белем бирү фәннәре һәм музыка техникасыннан имтихан тапшырырга кирәк булачак, әлбәттә. Милан бик тырыша. Чөнки музыкант бар яклап та үсешкән булырга тиеш. Шуңа күрә китаплар аның тормышында мөһим урын били. Мәктәптә дә гел бишлегә генә укый ул.

Сәлимҗановлар гаиләсендә ике ул үсә. Әтиләре икесен дә шәхси үрнәгендә тәрбияли.

– Ир-егет гамәлләр кылырга әзер булырга тиеш, – ди Альберт Гамир улы. – Җаваплылык тоярга, көчсезләргә – әнисенә, картларга, йортсыз хайванга ярдәм итәргә. Милан боларны булдырыр дип ышанам.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: