Туймазы хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
23 март 2021, 11:28

Башкортстан гимнын санга сукмаган өчен — 100 мең сум штраф

Континенталь хоккей лигасы Гагарин кубогының 1/4 финалы өченче матчы вакытында Башкортстан гимнын башкарганда Казан клубы җанатарлары куптарган шау-шу өчен “Ак барс”ка шулкадәр штраф тәгаенләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә

КХЛ тарафыннан бу вакыйга лиганың техника регламентыннан тайпылу дип бәяләнә. Әлеге күренеш матчны трансляцияләү материалларында һәм КХЛның аренада эшләгән рәсми вәкилләре тарафыннан теркәлгән. “Ак барс” белән “Салават Юлаев” командалары бүген, 23 мартта, Уфада очрашачак. Әлегә исәп “Ак бас” файдасына: 3:0.
Фото ТАСС.
Читайте нас: