Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
23 март 2021, 11:38

Һава торышын фаразлау төгәл метеокүзәтүләрдән башлана

Иртән урыннан тору белән беренче чиратта тышты көн нинди булуга игътибар итәбез. Хәзер инде тәүлек, атна, бер айга һава торышын фаразламыйча яши алмыйбыз.

Туймазы районында аны берләшкән гидрометеорология станциясе белгечләре күздә тота. Бүген алар һөнәр бәйрәмен – Бөтендөнья метеорология көнен билгели.
Станция тарихы 1927 елдан башлана. Гафуров урамындагы бәләкәй генә бина берничә гади җиһаз – яңгыр үлчәгеч, бер-ике термометр һәм флюгер белән тәэмин ителгән була. Бүген исә берләшкән гидрометеорология станциясе заманча җиһазлы аерым бинага ия. 2010 елда биредә автоматлаштырылган метеорология комплексы корылган, аның мәгълүматлары компьютерга чыгарыла. Метеостанциядә әйләнә-тирә мохитне күздә тоту өчен комплекслы лаборатория дә эшли. Биредә һавага, туфракта гербицид һәм пестицидлар булу-булмауга анализ үрнәкләре, Өсән, Ык елгаларында, Кандракүлдә су өслегеннән химия анализлары алалар.
Лабораториянең җитәкче химигы Гөлчәчәк Исламова метеостанциягә аграр техникумын тәмамлагач килгән. Биш ел агрометеоролог, аннары 18 ел метеоролог булып эшләгән. Читтән торып югары белем алган һәм лабораториягә күчкән. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау өлкәсендә казанышлары һәм күпьеллык фидакарь эшчәнлеге өчен берничә тапкыр «Башгидромет» һәм «Росгидромет»ның Мактау грамоталары белән билгеләнгән, 2016 елда исә “Русия гидрометеохезмәтенең мактаулы эшчәне” түш билгесе белән бүләкләнгән.
Читайте нас: