Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
22 март 2021, 11:32

Туймазы татар дәүләт драма театрында спектакль премьерасы узды

17 мартта озайлы тәнәфестән соң Туймазы театрының тамаша залы гадәттән тыш тулы иде.

— Тамашачыны театр ишекләрен киң ачып каршы алуыбызга шатбыз, – дип сөенүен яшермәде аның режиссёры Илнур Муллабаев. – Катлаулы “коронавирус” чорыннан соң безнең труппа туймазылыларны Русия драматургы Степан Лобозёровның “Акча белән сурәтләнгән гаилә портреты” пьесасы буенча куелган комедия белән сөендерергә карар итте. Яңа тамашага “Әстәгъфирулла” дигән үзенчәлекле исем бирергә булдык, бу гаҗәпләнүне, югалып-каушап калуны аңлата. Спектакль дәвамында танылган пьеса каһарманнары нәкъ шундый кичерешләргә дучар була.
Вакыйгалар авыл йортында бара. Ирле-хатынлы Тимофей белән Катерина кодасын кунак итә. Табын артында салып алган ике ир әңгәмә кора. Әледән-әле иренең даими эчүеннән гаҗиз булган ярсыган Катеринаның тавышы ишетелеп кала. Һәм шулчак... Көтелмәгән вакыйга, яшендәй соры көндәлекне яктыртып, каһарманнар тормышының астын өскә китерә: Тимофейга шушы гаиләдә тәрбияләнгән энесеннән акча килеп төшә. Акча каһарманнарда төрле хис-тойгылар уята. Тимофей (Алик Зәйлалов) киләчәктә аллы-гөлле бәхетле тормышын күз алдына китерә, Катерина (Гөлназ Латыйпова) балаларына ярдәм итәргә тели, кодалары (Айрат Солтанов) кредитларын искә төшерә, уллары Миша (Рөстәм Шәйхүмов) бөтенләй ата-анасын талап чыгарга уйлый, аның хатыны Татьяна (Гөлназ Ибәтуллина) шул сәбәпле иза чигә. Әбиләре (Рәсилә Сәлимгәрәева) генә бу шайтан коткысыннан арынырга киңәш итә.
Пьесада мәзәк мизгелләр байтак. Тамашачы, Туймазы актёрларының оста уенына таң калып, әледән-әле рәхәтләнеп көлде. Әбинең йомгаклау монологы вакытында исә залда үле тынлык урнашты һәм ул дәррәү алкышлар белән төгәлләнде. Ике сәгатьлек спектакль бер тында узды. Көтелмәгән финаллы шаян комедия тамашачыны битараф калдырмады.
Спектакль тәмам, халык исә премьера уңаеннан фикер алышуын дәвам итте.
— Финалы бик аңлашылып бетмәде бит әле, – диде берәү чыгып барышлый.
— Аның асылы да шунда ич – һәркем аны үзе төгәлләргә тиеш, – дигән җавап ишетелде. Премьерадан соң фикер уртаклашыр, уйланыр сәбәп бар икән – димәк, спектакль уңышлы булган.
Читайте нас: