Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
События и факты
19 март 2021, 17:14

КИЯҮ-БАЛАКАЙ

Юмористик-хикәя. Лилия Кашапова-Искужина.

Сания апаның төпчек кызы Гөлназ унынчы класста укып йөри. Кырыкка җиткәндә генә тапты ул аны. Бигрәкләр дә иркә булып үсте. Шуңадырмы, яңа гына армия хезмәтеннән кайткан Шакир малае Рөстәмнең Гөлназы артыннан йөрүен ишеткәч, йокысы качты.
Борынын лыш-лыш тартып, бер булса да озатырга тырышып йөргән Шакир исенә килеп төште. Җене котыра иде инде шуны күрсә. Менә килеп, Шакир малае аның кызы артыннан йөри... Әйтеп тә карады Сания апа, әрләп тә алды. Нинди генә вәгазьләр укымады, ә Гөлназ: «Без болай гына...» - дию белән чикләнде. Саниягә бик таныш сүзләр бу. Аның да яшь чаклары әле кичә генә булган кебек. Шул «болай гына»дан башлана да инде ул. Кич җиттеме, кызый киенеп-ясанып клубка ашыга, Сания өйдә ут йотып утыра.
Көннәрдән беркөнне: «Тукта әле! Күрмәгәнен күрсәтим мин бу малайга!» — дип, Сания апа бу хәлгә нокта куярга ниятләде. Ире Газимның күрше авылда яшәгән олы кызларына утын әзерләшергә киткән чагы. Гөлназның чыгып китүе булды, гөлбәчтәге озын кисәү агачын алып чыгып, өй алдындагы ишек почмагына сөяп куйды.
«Бүгенге кич елга сузылгандай булды инде», - дип уйлана-уйлана, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, урам якны күзәтә торгач, тәмам арыды Сания апа. Чәйнеген чыжлаткандай итте, эчәрдән дә түгел югыйсә, эч пошканнанмы, чәй эчкәндәй итте. Тагын пәрдәне чак кына ачып, урамга күз салды.
Капка төбендә торалар. «Хәзер барысын да әйтәм! Йөрмәсен яшь баланың башын әйләндереп!» — диде дә, кисәү агачын эләктереп, ялт итеп баскыч төбенә килеп төә чыкты. Ишек тавышын ишетеп, Гөлназ атылып өйгә кереп югалды. Рөстәм дә гаип булды.
Менә шул минутта башланды да инде тамаша... Баскыч төбендә генә яткан бозауны күрмәде шул Сания апа. Рөстәмне куып җитәм дип, зур итеп кенә атлаган иде, бозау сикереп тә торды.
Апа җаным бозау өстендә җилдергәнен берничә минуттан гына аңлады. Сул кулы белән малкайның муеныннан кысып кочаклаган, ә уң кулындагы кисәү агачын каерып та алмаслык көч белән чытырдатып кыскан.
Тәрәзәдән бу хәлне күзәтеп торган Гөлназ еларга да, көләргә дә белмәде, йөгереп ишегалдына чыкты. Бу минутта Сания апа кинолардагы җайдак кебек иде — «ат» өстендә кулына сөңге тоткан сугышчы диярсең. Шул рәвешле ишек алдын бер әйләнде. Башыннан яшен тизлегендә үткән уйларны санасаң, исең китәр: «Эх, иренмичә генә утарга япкан булсам икән бу бозауны! Ну, төшсәм, кирәген бирәм инде бу Рөстәмнең! Күрше-күлән карап тормасын тагын. Күзеңне дә ачтырмаслар! Ничек кенә төшәргә соң бу хайван өстеннән?..»
Нишләргә белмәгән Гөлназ, аптырап: «Рөстәм! Рөстәм!» — дип кычкыра башлады. Шау-шуга Рөстәм дә кире борылып килгән иде. Нәкъ ул капка ачкан вакытка туры килде бу «сәфәрнең» икенче өлеше. Ярый әле, башы җитеп, кисәү агачын ташлаган иде Санияттәй.
Бәрелеп дигәндәй үтеп киткән бозау күздән югалды. Ә Сания апа кочагын җәеп килеп кергән Рөстәмнең көчле кулларында иде инде. Буынсыз, хәлсез, сүзсез калган апаны Рөстәм күтәреп өйгә алып кереп диванга салды. Ушын-зиһенен яңа җыеп өлгергән Гөлназ әнисенә йөрәк даруы салып эчерде, аннары чәй әзерләде. Ул арада Рөстәм дә тик тормады, чын күңеленнән гафу үтенде.
«Биктә әйбәт егет икән ләбаса, нинди матур итеп сөйләшә, сөйкемле генә күренә», — дип уйлана-уйлана, Сания апа чәен чөмерде.
Калганын сөйләп тормыйм. Бик тә күңелле тәмамланды бу хәлнең азагы. Сания апа белән Газим абый Гөлназ белән Рөстәмгә гөрләтеп туй үткәрде. «Кияү-балакай», — дип өзелеп кенә тора хәзер Сания апаң Шакир малае Рөстәмгә.
Фото: i.pinimg.com
Читайте нас: