Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
19 март 2021, 16:21

Башкортстан Премьер-министрының вазифа-бурычлары үзгәрде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәк хөкүмәтендә йөкләмә-бурычларны тәгаенләү күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертте

Бу указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Шушы указ нигезендә республика премьер-министры Андрей Назаровка өстәмә бурычлар йөкләтелде. Хәзер ул Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралар агентлыгын, күмәк коммуникацияләр өлкәсен, нәшрият-полиграфия эшчәнлеген, басма матбугатны таратуны күздә тотачак. Элек бу вице-премьер Азат Бадрановның бурычы иде.
Элек Илшат Таҗетдинов җитәкләгән «Дәүләт һәм муниципалитет ихтыяҗларын тәэмин итү өчен” сәүдәләшү тармагы, Дәүләт көндәшлек сәясәте комитеты эшчәнлеге һәм көндәшлекне үстерүгә ярдәм тармагы да хәзер аның кул астында
Бу хакта WWW.UFA.KP.RU хәбәр итә.
Читайте нас: