Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
19 март 2021, 17:04

Бөтендөнья шигърият көненә

Туймазы шагыйрьләреннән яз күчтәнәче

Яз килә
Тамчылар тамалар
тып та тып,
Күңелнең кылларын
чиртәләр.
Чайпалган хисләрне
яңартып,
Алланып туалар иртәләр.

Беренче яңгырлар юалар
Хисләрдән тулышкан
күңелне.
Әй рәхәт сафланган
киңлектә,
Йөрәктә ниндидер җиңеллек.

Киемнәр төшәләр иңнәрдән,
Таңнарда иркәли җилләр дә.
Мәхәббәт дулкыны кагыла,
Ә хисләр ташкыны агыла...

Ярларга сыймыйча
кайныйлар,
Ак кагәзь битенә сыенып,
Һәм шигырь юллары туалар,
Күзләрем яшенә коенып.
Лилия КАШАПОВА-ИСКУЖИНА,
Серафимовка авылы
Карлыгачлар
Күктә кояш.
Якты шатлык булып,
Көлтә-көлтә нурлар
коелалар.
Табигатьтә илаһи
бер мизгел...
Мәтрүшкәләр моңга
коеналар.
Күк-гөмбәздә уйный
карлыгачлар,
Оча алар күзем карасында.
Кабатланмас чаклар...
Җырлар кала,
Балачаклар – еллар
арасында.
Томырылып шулай
вакыт чаба,
Хатирәләр – күңел
ярларында.
Бу хәятнең була җил-
давылы,
Ява бозлар,
ява карлары да.
Хәтер хәзинәсе –
айлар, еллар,
Садә күңелемә уелалар.
Сөю белән сагыш
һаман бергә
Йөрәгемә килеп сыеналар.
Карлыгачлар ярга
оя ясый.
Күкрәгемә бәхет оялармы?
Кай якларга алып китәр
икән
Карлыгачтай
матур хыялларым?
Зөлфия Сафина, Туймазы шәһәре
Язны көтәм
Һәрберебез язны көтә,
Өметләнеп-сөенеп.
Челтәрләнеп карлар эри,
Гөрләвекләр ага йөгерек.
Яз һавасын сулый-сулый,
Туя алмыйм һич кенә.
Илһам килеп, йөрәк сөйли,
Шигырь туа күңелдә.
Шигырь булып, сүзләр туа
Кайгы-хәсрәт килгәндә.
Кайгылар да юкка чыга,
Елмаеп кояш көлгәндә.
Яз уята җиһанны,
Гөл-чәчкәләргә күмеп.
Яшь парларны кавыштыра,
Мәңгелеккә яр итеп.
Фәнүзә ЯКУПОВА,
Собханкул авылы
Сиңача
(җыр)
Тормыш юлы – төрле,
төрлечә,
Адашылган юллар моңача.
Күренмәгән болыт
зәңгәрлеге,
Матур таң атуы сиңача.
Кушымта:
Иреннәрең бал гына,
Яннарымда кал гына.
Бал гына шул, бал гына,
Яннарымда кал гына.
Түгел хәзер таңнар элеккечә,
Болытлар да юка-каурыйча.
Гомерем бизәүчесе
син икәнне
Ничек яшәгәнмен белмичә?
Уртак таңнар атсын гел генә,
Болытларны буяп төрлечә.
Үзгәрмәсен иреннәрең тәме,
Мин яратканча сине үземчә!
Кушымта.
Тәһлилә Гуҗина, Туймазы шәһәре
Чынбарлык
Элеккечә, вакыт каршысында
Барыбыз да тигез, хокуксыз.
Челпәрәмә килә ышанычлар,
Без, әйтерсең,
җәя, бер уксыз.
Вакыт дигәннәрең
һәрчак яңа:
Кемдер туа, кемгә – үләргә...
Искелергә нәрсә бүлешергә?
Яңаларга нәрсә бүләргә?
Хәкимҗан ХӘБИБУЛЛИН,
Дуслык авылы
Фото: cdn.photosight.ru
Читайте нас: