Кефирның арыганлык тойгысын, йокы килүне киметүен, көч өстәвен белә идегезме әле? Димәк, кефир эчәбез.
Эремчек тырнакларны ныгыту, чәчләрне, бит тиресен матурлау чарасы.
Яшелчә-җимештән өзелмәгез, яңа өлгергәне булмаса, туңдырылганнары да ярый. Аларны да мөмкин кадәр күбрәк кулланыгыз.
Чикләвекләрне көн саен, әмма аз-азлап ашарга тырышыгыз.
Йомырка сарысы, атланмай, кишер, балык бавыры, сыер ите А витамины чыганагы. Карабодай, сөт ризыклары, йомырка һәм ногыт борчагы В витаминына бай. Кәбестә, әфлисун-мандариннар, петрушка һәм гөлҗимеш С витамины белән тәэмин итәчәк.