Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
18 март 2021, 10:51

Туймазының иң күркәм гаиләләре

Шушы көннәрдә Туймазыда “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә “Күркәм гаилә – ил тоткасы” дигән чара үтте

Анда Галимовлар, Фәрраховлар һәм Салиховлар гаиләләре зирәклектә, җитезлектә, уңганлыкта алышты.
Уңган-булган хуҗабикәләр ,Айгөл Салихова белән Илвира Галимова бик тиз әзерләнә торган торт рецептын тәкъдим итте. Фәрраховларның исә аш-суга кызлары оста икән, ул үз куллары белән коймак пешереп алып килгән.
Гаиләләләр татарча сорауларга җавап бирде, хәрефләрдән сүзләр төзеде, актерлык осталыкларын күрсәтте, музыкаль күчтәнәчләрен тәкъдим итте. Ә әтиләрнең өздереп биюен күрсәгез икән сез!
Бәйрәм Туймазы районының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы карамагындагы "Туймазы мәрҗәннәре" ансамбле һәм балалар чыгышы белән үрелеп барды. Шәп бәйрәм булды бу.
Читайте нас: