Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
18 март 2021, 14:58

Туймазы район башлыгы укучыларның әти-әниләре белән БДИ, туклану һәм җәйге ял турында сөйләште

“Родина” мәдәният йортында укучыларның ата-аналарының район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән очрашуы узды

Әңгәмә барган арада җитез пешекчеләр алар алдына мәктәпләрдә балаларга тәкъдим ителүче, “Общепит” һәм “Мәктәптә туклану” җәмгыятьләре эшчәннәре әзерләгән төрле ризыклар – сусыл кәтлитләр, буы чыгып торган шулпа, күпереп пешкән камыр ризыклары, тәмле салатлар тезде. Ата-аналар аларны тәмләп карап, бәяли алды. Әйтергә кирәк, алар бертавыштан карар чыгарды: “Тәмле!” “Гастрономия күргәзмәсе” очраклы гына оештырылмады: чөнки очрашу барышында нәкъ мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләсе тикшерелде.
— Баланың ризыктан канәгать калуы турыдан-туры аның өлгерешенә тәэсир итә. Укучы ач икән, аның уенда уку түгел, ашыйсы килү теләге, – дип билгеләде Айдар Рифгать улы. – Бүген балаларны тукландыру мәсьәләсе катгый күз уңында. Атап әйткәндә, оешмаара эшче төркем төзелде. Мин шәхсән мәктәпләргә чыгам, иртәнге һәм төшке ашка әзерләнгән ризыкларны тәмләп карыйм. Кайчак миңа, мәктәп директоры, ата-анага салат, кәтлит белән ботка ошарга, укучы исә тәрилкәне этеп куярга мөмкин. Димәк, балалар белән киңәшләшергә, аларның нәрсә теләгәнен сораштырырга кирәк. Балаларның нәрсәгә өстенлек бирүләре, ата-аналарның финанс мөмкинлекләре, “Роспотребнадзор” таләпләре арасында “алтын урталыкны” табу зарур. Соңгысына исә төрләндерелгән туклану мөһим.
Әлбәттә, мәктәпләр һәм аутсорсерларга дәгъва белдергәнче, мәгариф оешмаларында булган җиһазны камилләштерү, ашханәләрне ремонтлау, кимендә бер мең бала укыган мәктәпләргә азык-төлек блок-лары өстәп корырга кирәктер. Әле бу фикерне 8нче мәктәптә тормышка ашырырга телибез.
Мәктәпләрдә совет заманнарында ук булган буфет системасын да тергезергә уйлыйбыз. Ул өлкән сыйныфлар өчен уңайлы, чөнки кече сыйныфларга караганда алар төшке ашка соңрак керә. Тиешле күләмдә ризык кабул иткәнче түзеп тору өчен укучылар анда капкалап алу өчен нидер сатып алалачак.
Һәр мәктәп үзенчә-лекле, шуңа күрә уртак карар булмаячак. Без балалар сыйфатлы туклансын, мәктәп ашханәсенә теләп йөрсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш, – дип сүзен йомгаклады район башлыгы.
“Роспотребнадзор” начальнигы урынбасары Рима Әхмәдишина ата-аналарны агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән яңа санитария кагыйдәләре белән таныштырды.
Читайте нас: