Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
18 март 2021, 14:48

Туймазы индустрия колледжы студенты Данил Габидуллин РФ Хөкүмәте стипендиаты булган

Кандра 2нче мәктәбен тәмамлаган Данил Габидуллин өчен электр схемасы җыю, ноутбукны төзәтеп бирү яки башта гына ток куәтен исәпләү берни тормый

Быел яшь кеше “Электр һәм электр-механика җиһазларын техника файдалануы” белгечлеге буенча кызыл диплом алган, андагы һәр “бишле” лаек яуланган, физика белеме буенча ул республика алдынгыларының берсе.
Данил физика белән тугызынчы сыйныфта җитди мавыгып китә. Бу фән индустрия колледжына укырга кергәндә мәҗбүри була. Тора-бара, закон һәм формулаларны ятлый-ятлый, егет фәннең гамәли ягы белән ныграк кызыксына башлый.
— Без физика закон-нарының тормышыбызга ни дәрәҗәдә идарә итүе, көнкүрештә нинди урын биләве турында уйлап та карамыйбыз, – дип бәян итә Данил. – Менә, мәсәлән, бүген мин уяндым, ваннага таба киттем, ут кабыздым, ишек ачтым, үземнең көзгедәге чагылышыма бактым һәм җылы су кранын ачтым. Болар барысы да физика: хәрәкәт, көзгедәге чагылыш, гравитация, ишекне һәм кранны ачу өчен көч куллану, электр тогы.
Фәнгә шундый карашы белән Данилның укырга керү имтиханнарын бары тик яхшы билгегә генә тапшыруы һич гаҗәп түгел. Арытабан ул колледжда узган олимпиаданың сайлап алу өлешендә беренчелек, икенче курста махсус уку йортлары студентлары арасында физика буенча республика ярышларында икенче урын яулаган. Нәтиҗәдә, дүртенче курста егетебез Русия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясенә лаек булган.
Данил – һөнәр осталыгы буенча республика олимпиадаларында даими катнашучы. Аның сүзләренә караганда, Ом законы буенча электр схемалары җыйганда тиешле күрсәткеч-зурлыкларны ул хәтта төшендә дә исәпләп бирәлә.
Индустрия колледжында укуын тәмамлаганнан соң сәләтле егет белгечлеге буенча эшләргә җыена. Әмма стипендиат дәрәҗәсе аны планнарын үзгәртергә мәҗбүр иткән.
— Тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү ошый миңа, – ди дүртенче курс студенты. – Мәсәлән, күптән түгел төркемдәшем Азамат Галиев белән илебездә электромобильләргә багышланган фәнни эш яздык. Хәзер белемемне тирәнәйтәсем, инженер буласым килә. Югары уку йортына кереп карармын, мөгаен. Хөкүмәт стипендиясен тотмыйм – кирәге чыгу ихтимал.
Читайте нас: