Дүрт ел элек биредә янкорма рәвешендә корылган пар казанлыгы да булган яңа корпус тергезгәннәр, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары саклау өчен тәгаенләнгән гофроәрҗәләр һәм гофро-киштәләр җитештерү өчен тәгаенләнгән заманча җиһаз сатып алганнар. Былтыр өч катлы гофрокатыргыдан кала биш катлысын да җитештерү мөмкинлеге биргән өстәмә җиһаз кайтартканнар.
Биш катлы гофрокатыргы тартма-каплар гадәттә авыр яки уалучан әйберләр ташу һәм саклау өчен тәгаенләнгән. Калын гофроәрҗәләрне, мәсәлән, мебель, люстра, плафоннар, пыяладан ясалган сәнгать эшләнмәләре өчен кулланалар.
Биредә җитештерелгән микрогофрокатыргы пицца һәм төрле кондитер ризыклары җитештерүләр өчен алыштыргысыз. Аның төп өстенлеге – өстәмә ябышкаксыз полиграфия сурәте салу мөмкинлеге.
Продукция ГОСТ 9142-2014 һәм ТУ 17.21.13-002-20821957-2018 яраклылык сертификатларына, ЕАС яраклылык декларациясенә ия, болар барысы да Таможня союзының “Тартма-кап хәвефсезлеге турында”гы техника регламенты таләпләрен исәпкә ала. Җитештерү барышы үзе Европаның югары ISO 9001-2015 стандарт-таләпләренә җавап бирә.