Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
События и факты
17 Марта 2021, 11:38

Боз мәкерле, сак булыгыз!

Гадәттән тыш эшләр министрлыгының БР Баш идарәсе хезмәткәрләре республиканың су объектлары буенча даими рейдларга чыга. Яз кояшы ныграк җылыткан саен елга-күл өсләрендәге боз да юкара

Кайбер урыннарда җылулар да хасил булырга мөмкин. Шул уңайдан мәктәп укучылары белән даими әңгәмәләр үткәрелә, балык кармакларга чыккан кешеләргә кисәтү ясала. Былтыр декабрь башында боз астына киткән 45 яшьлек ирнең фаҗигасен онытырга хакыбыз юк. Шуңа күрә боз өстендә аеруча сак булу таләп ителә.

Бозда үзеңне ничек тотарга?
Бозның ныклыгын аягыгыз белән бәреп-төртеп тикшерергә ярамый.
Боз өстенә бервакытта да караңгы төшкәч яки күрү шартлары начар булганда чыкмагыз.
Сулык өстеннән төркем белән чыкканда бер-берегездән 5-6 метр калдырып атлагыз.
Бозга аның калынлыгы төче суда кимендә 10 см, тозлы суда кимендә 15 см тәшкил итсә генә чыгарга ярый.
Балаларны караучысыз бозга җибәрмәгез. Әгәр балаларның бозга чыгуына шаһит булсагыз, аларны туктатыгыз, хәвефсезлек кагыйдәләрен аңлатыгыз.
Бәхетсезлек очрагына юл куелган очракта 101 яки 112 телефоннарына хәбәр итегез.
Фото news.rambler.ru
Читайте нас