Туймазы хәбәрләре
+33 °С
Ясно
События и факты
16 Марта 2021, 06:08

Туймазы укучылары исәп алучылар сурәтен ясады

Туймазы районында Бөтенрусия халык исәбен алуга багышланган балалар сурәте һәм агитация плакатлары бәйгесе узды.

Бәйгегә барлыгы 133 сурәт тәкъдим ителде, шуның 90ы – Туймазы 7нче мәктәбе укучыларыныкы. Бүләкләнүче һәм җиңүчеләр саны буенча да бу уку йорты алдынгылар исәбендә. Дүрт яшь төркемендә иң яхшы 15 сурәтнең тугызын шушы мәктәп укучылары төшергән. Район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары Ирина Токарева аларга грамоталар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.
— Махсус өйрәтелгән кешеләр – исәп алучылар илебездәге һәр йорт саен кереп, халыкның яшен, милләтен, гаилә хәлен, белемен, торак шартларын сораша. Аннары русиялеләрнең ничек яшәве турындагы мәгълүмат илебез һәм рес-
публика җитәкчеләренә җиткерелә. Нәтиҗәдә алар безнең тормышны яхшыртачак төрле программалар әзерли алачак, – дип аңлата алтынчы сыйныф укучысы Лиана Заһирова исәп алучыларның бурычын.
Лиана үзенең сурәтендә шушы белгечләрнең эшен чагылдырган. Бик уңышлы килеп чыккан, нәтиҗәдә ул беренче урын яулаган.
Алдынгы агитация плакаты бәйгесендә мактау баскычын тулысынча индустрия колледжы студентлары яулаган. Беренче урында – Ильвина Хафизова, икенче урында – Артур Габидуллин белән Илья Кабулов, өченче урында Вадим Нурмөхәмәтов һәм педагогия колледжының “Браво” студентлар отряды.
Читайте нас