Хәзер исә Диана Әхмәтҗанова укытучысы Ирина Решетникова карамагында үрмәкүчләрне өйрәнә. Ә сез үрмәкүчне өй иясенә тиңләүләрен белә идегезме? Диана белә.
— Үрмәкүчләр турында хаталы күзаллау яшәп килгән миндә. Аларның барысын да хәвефле дип уйлый идем. Хаталануыма инангач, якыннанрак танышырга булдым, – дип аңлатты шушы бөҗәкләрне өйрәнү карарын укучы кыз.
Диана белән Ирина Борисовна үрмәкүчләрне урманда да, шәһәрдә дә эзләгән. Күзәтүләрен компьютерга кертеп барган, анда бөҗәкне кайда табулары, башкалардан нәрсәсе белән аерылуын билгеләгән. Кыска гына вакыт эчендә үрмәкүчнең 23 төрен тапкан, алар турында бик күп кызыклы, кайвакыт көтелмәгән мәгълүмат белгән. Мәсәлән, имән үрмәкүче Башкортстанда яшәми диелгән. Баксаң, ул биредә яши икән. Ә менә агриопа үрмәкүчен шөпшә белән бутарга мөмкин. Ул шундый ук сары-кара төстә икән.
Тикшеренү эше барышында Диана үрмәкүчләр белән шулкадәр мавыккан ки, өендә очраганнарын да үтерергә кулы бармый хәзер. Ул аларны сак кына тотып, урамга чыгарып җибәрә.
Үзенең “Туймазы районы урманнары һәм акланнары үрмәкүчләре экологиясе” тикшеренү эше белән укучы берничә тапкыр гыйльми конференциядә катнашкан. Кече фәннәр академиясе кысаларында узган республика тикшеренү эшләре бәйгесенең муниципалитет өлешендә хәтта икенче урын яулаган. Күптән түгел исә үсмерләрнең Бөтенрусия “Подрост” урман бәйгесенең төбәк өлешендә “Урман хайваннары экологиясе” бүлегендә җиңүгә ирешкән. Диананың эшен Мәскәүгә читтән торып катнашу өлешенә җибәргәннәр. Нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.