Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
События и факты
15 Марта 2021, 04:55

Туймазылы Минзилә Кулуева тәмле тортлар пешерә

Сәрәндә яшәүче ханым пенсиягә чыккач агачка сырлап бизәк ясау кәсебен үзләштергән

Авылдашлары Минзилә Кулуева турында алтын куллы, бар эшкә дә маһир ди. Бу ханымның белмәгән эше юктыр кебек. Кулыннан бар да килә аның: трактор да йөртә, агачка сырлап бизәк төшерә, тантанага дүрт катлы гаҗәеп торт кирәкме – булдыра. Барысын да җиңел генә, күңелен салып, үзенчәлекле итеп башкара ул.
Әтисе кызы
Минзилә балачактан курчак уенын әтисе белән ихатадагы эшкә алыштыра. Алар барысын да бергәләп эшли: утын кисә, түбә яба, сарайны юнәтә, печән әзерли... Әмма кызга иң ошаганы әтисе белән столяр остаханәсендә эшләү була. Ул кызган агач исен сулый, йомычкалар белән уйный, әтисе эшләгәнне сәгатьләр буе күзәтә ала. Әтисе исә үз эшенең остасы була. Кулларында пычкы белән ышкы уйнап тора аның. Мөхәмәтдиновлар гаиләсе Сәрәнгә күчкәч, ул үзе иркен йорт төзи, аны агач бизәкләр белән бизи. Йортына сокланып карап, еш кына авыр сулап куя ул:
— Абый-апаларың кебек син дә тиздән ата йортыннан чыгып китәчәксең, һәм ул беркемгә дә кирәкмәячәк. Тора-бара агач туза, гүзәллеге югала. Йортыбызны ташлама, Минзилә! – дип үтенә ул кызыннан.
— Ташламам, – дип вәгъдә итә кыз. – Бизәкләр каралса, яңаларын эшләрмен.
Шампан шәрабы белән торт
Минзилә машина йөртергә хыяллана. Тугызынчы сыйныфтан соң документларын Уфага “Автомеханик” белгечлеге буенча училищега илтә. 1 сентябрь алдыннан бу хакта әнисенә әйтә. “Бүген үк аттестатыңны алып кайт. Октябрьскийда пешекчегә укыячаксың”, – ди әнисе. Әнисен тыңламый булдыра алмый. Әмма кондитерга укырга керә – аш пешерү һәм ит кыздыруны шактый күңелсез эш дип исәпли.
Диплом алу белән кияүгә чыга Минзилә һәм ире белән Горькийга китә. Кызганычка, белгечлеге буенча эш тапмый, эшчеләр ашханәсенә пешекче булып барырга туры килә. Беренче атнада ук җитәкчеләр Япониядән вәкилләр киләчәген, аларны лаек каршыларга кирәк булачагын хәбәр итә. Кондитер буларак, 19 яшьлек Минзиләгә шампан шәраблы торт пешерергә кушалар.
— Сменадан соң кухняда калдым. Ул вакытта кулинария буенча китаплар юк иде, интернет турында исә сүз дә юк. Кемнәндер ярдәм сорар өчен русча да юньләп сөйләшә белми идем. Иртәнгә кадәр булаштым, әмма тортны пешердем. Шампан шешәсен исә торт эченә яшердем. Үз кулларым белән әзерләгән беренче торт иде бу. Чит ил кунакларына һәм җитәкчеләргә бик ошады ул, аны заказ биреп пешертә башладылар.
“Әти-әниемә вәгдә бирдем...”
Минзилә Разетдин кызының әнисе җитди авыргач, ире һәм кызы белән Башкортстанга кайта. Әти-әнисен карый, китапханәче, пешекче, кассир, җырчы, вахтёр, таксичы була. Әтисе вафат булгач, Кулуевлар ата йортында калырга карар итә.
— Тора-бара агач йорт туза, – ди Минзилә Разетдин кызы. – Әмма аны төптән үзгәртергә кул бармады – биредә барысы да әти-әнием кулы белән эшләнгән. Дүрт ел элек авырып киткәч, башыма килгән бердәнбер уй шул булды – аякка баса алмасам, әтигә биргән сүземдә тора алмаячакмын. Бераз хәл керү белән аның остаханәсенә киттем.
Минзилә ике ай, иртәдән кичкә кадәр гаражда югала, балта эше нечкәлекләренә төшенә. Лобзик белән эшләргә өйрәнә, кәгазьгә булачак бизәкләрнең трафаретын ясый, кисә, буйый, беркетә...
Мастика, шприц, калак
— Дүрт ел элек Уфада кызымда кунакта булдым. Аны ире белән туган көнгә чакырдылар. Миннән исә тантанага торт пешерүемне үтенделәр. Гади генә дә түгел әле, мамонт баласы һәм аның әнисе сыннары белән бизәлгән заманчаны. Мин бит булдыра алмыйм дип әйтә белмим, ризалашырга туры килде, – ди Минзилә апа.
Күпме борчылганын, күпме вакыт югалтканын үзе генә белә ул. Фил баласын ясау авырга туры килә.
— Бу эш белән шулкадәр мавыктым ки, төрле рәвештәге тортлар пешереп, бизәп карыйсым килде.
Шулай итеп милиция фуражкасы, китап рәвешендәге, гаҗәеп дүрт катлы торт, вафлидан розалар белән бизәлгән торт барлыкка килә. Заказлар даими килеп тора, алар өчен аерым суыткыч алырга туры килә хәтта.
— Һәр эшкә иҗади карыйм. Әйләнә-тирәмнең матур булуы мөһим минем өчен. Оекларны да бизәкләп бәйлим хәтта,– дип елмая Минзилә.
Читайте нас