Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Ясно
События и факты
15 Марта 2021, 06:07

Көтелмәгән кунак

Июль урталары. Җиләк-җимеш өлгерә. Җәйнең иң ямьле мизгеле. Авыл халкы эш белән мәшгуль. Җәйнең бер көне елны туйдыра диләрме әле.

Гөлсинә карчык аш бүлмәсендә кайнаша. Килене белән улы кайтуга төшке аш өлгертергә кирәк. Авыз эченнән нидер көйли үзе. Көтмәгәндә урамнан атлыгып оныгы килеп керде дә тотлыга-тотлыга: “Әби, безгә бер абый керә. Синең исемеңне сорады. Шушы йорт аларныкымы, ди. Әнә, капкадан кереп тә булыша”, – диде. Гөлсинә аптырап калды. Башыннан мең төрле уй йөгереп узды.
Күп тә үтмәде, ишек шакыган тавышка сискәнеп китте. Ишек катында кырыкны узган ир-егет пәйда булды. Оялыбрак торгандай тоелды. Үзен Рәфикъ дип таныштырды. Тавышы йомшак, карашы ягымлы. Гөлсинәгә ике кулын сузып күреште. Хуҗабикә кунакка кул чайкар өчен юыну бүлмәсен күрсәтте. Хәзер авыл йортлары да шәһәрнекеннән ким түгел, бәдрәфе, ваннасы, суы, газы бар. Рәфикъ бу уңайлыкларны шундук искә алды. Бар да тәртиптә, өй җиһазлары да заманча. Ул арада Гөлсинәнең аш-суы да өлгерде.
— Әйдә, утырыгыз, ризыктан өстен булмыйлар. Мунча да әзер, – диде Гөлсинә.
Рәфикъның күңеле тулып китте. Әбисен искә төшерде. Хуҗабикә исә кунакка тын алырга да ирек бирмәде, сый-нигъмәттән авыз иттерде. Кыстый-кыстый ашатты, эчкерсез, юмарт зат булуы күренеп торды.
— Барысы да үзебезнеке. Эшләп тапкан, үзебез үстергән. Киленем дә остарды хәзер. Казылыкны да, сырны да үзебез ясыйбыз. Бал да мул булды быел. Умарта тотабыз. Нәселдән килгән кәсеп, иремнең әтисе дә умарта асраган. Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Пенсияне вакытында бирәләр. Бик канәгатьмен.
Гөлсинә әледән-әле Рәфикъка күз ташлап ала. Өс-башы зәвыклы, затлы. Галстугы да килешле. Бармагында калын алтын балдак. Аяк киеме дә лаклы, ялтыравык. Куллары да ак, зур урында эшли, күрәсең.
Рәфикъ та буш кил-мәгән. Күчтәнәчләрен чыгарып салды. Гөлсинә ах итте.
— Кирәкмәс иде, улым, бигрәкләр дә мәшә-катьләнгәнсең, – диде.
— Апа, сөйләшер сүзебез күп, әңгәмәбез озакка сузылачак. Күчтәнәчләрне кабул итеп алыгыз. Менә тагын бер бүләгем, – дип, апаның иңенә кашемир шәлен чыгарып япты.
— Ул йомшаклыгы, ул чәчкәләре, тере кебек, валлаһи, – дип тезде Гөлсинә, ушына киләлмичә.
— Аптырамагыз, апа! Куанып киегез. Хәзер инде тамак ялгап алсак та була.
Ризыкка тотынганнар гына иде, оныгы елап кайтып керде Гөлсинәнең. Агач башындагы мәче баласын алып төшәргә уйлаган. Агачтан төшкәндә ыштаны эләгеп ертылган, тәне дә сыдырылган. Гөлсинә малайны куенына алып юатты, ярасына дару сөртеп бәйләде.
Рәфикъ күчтәнәчләре арасыннан иң эре алманы сайлап алып, малайга тоттырды, башыннан сыйпады.
— Егет кеше нык була ул, күз яшен күрсәтми, әйме? – дип күз кысты. – Таныш булыйк, мин Рәфикъ абыең булам. Синең исемең ничек?
Бала елмаеп:
— Мин – Марс, – диде.
— Исемең матур икән, – диде Рәфикъ, баланың күңелен үстереп.
Фәнүза ЯКУПОВА
(Дәвамы бар).
Фото: avatars.mds.yandex.net
Читайте нас