Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
События и факты
12 март 2021, 16:05

«Чабата, чабата, чабата тиз атлата...»

Музей киштәләрендәге чабаталарны күрү белән күңелгә шушы такмак килә. Хәер, чабатасыз музей буламени инде?! Башкортстанның алдынгы ун музее исәбенә кергән Япрык мәктәбе музеенда да бар алар. Бүген музей фондында кимендә 1300 ядкәр исәпләнә

Мәктәп музее дигәч, кешеләр гадәттә аны ниндидер күңелсез, тузанлы, ялыктыргыч итеп күз алдына китерә. Әмма бу Япрык мәктәбе музеена кагылмый. Биредә ядкәрләр һәм тупланган мәгълүматны өйрәнеп, бөтен гаилә белән берничә сәгатькә тоткарланырга мөмкин. Укучылар шулар буенча фәнни эшләр яза, бәйгеләрдә катнаша.
Тупсаны атлап керү белән, балалар беренче чиратта мамонт калдыклары һәм тешләре сакланган киштә янына килә. Аларны авыл советы биләмәсендә җир эшләре үткәргәндә казып чыгарганнар. Өлкәнрәкләр исә авыл тарихы белән кызыксына.
— Илебездә беренче ябык теплицалар нәкъ Илчембәт совхозында барлыкка килүен белә идегезме? Ә Япрык мәктәбендә кайчандыр республиканың чып-чын мәгариф министры укыганын (ул аннары мәдәният министры була)? – берничә ел музей ядкәрләрен туплау белән мавыккан чәмлеләр төркеме безне шундый кызыклы мәгълүматларга күмде.
Сугыш дәверенә зур даирә бүленгән биредә. Мәктәп музее тарихы нәкъ шул темадан башланган да инде. Узган ел йомгаклары буенча музей республика мәктәп музейлары бәйгесендә “Алдынгы авыл мәктәбе музее. Бөек Ватан сугышы хәтере почмагы” бүлегендә җиңгән һәм Башкортстанның алдынгы ун музее исәбенә кергән.
Солдат хатлары, яугирләр фотографияләре, аларның тормыш юлы – шушы күнегелгән мәгълүматлардан тыш биредә Япрыкта туган хәрби династияләр турында бай мәгълүмат тупланган.
Читайте нас: