Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Облачно
События и факты
11 Марта 2021, 11:32

Түбән Бишендедә яшәүче ханым табышлы дүрт юнәлешне үстерә

Авыл җирендә хезмәт хакы күп чыкмый, әмма бу монда акча эшләп булмый дигән сүз түгел – Түбән Бишендедә яшәүче шәхси ярдәмче хуҗалык иясе Ләйсән Вәлиева фикере

Авыл җирендә хезмәт хакы күп чыкмый, әмма бу монда акча эшләп булмый дигән сүз түгел – Түбән Бишендедә яшәүче шәхси ярдәмче хуҗалык иясе Ләйсән Вәлиева фикере бу. Берничә ел инде ул йомырка чыгару, үсенте үстерү, бозау, мулард, үрдәк, каз һәм бройлер үрчетү белән шөгыльләнә.
90нчы еллар башында Ләйсән Шаһит кызы кияүгә чыга, үзебездәге бер махсус урта һөнәр училищесында белем ала, санитарка, полипропилен каплар тегүче, хәтта йөкче булып эшли. Кыскасы, бөтен эшкә дә тотына.
Тормыш иптәше Илмир Зөлфир улы белән йорт бетереп кергәннәр, зур бакча утыртканнар, каралты-кура төзегәннәр. Әмма озак вакыт бу каралтылар буш торган. Авыр эштән соң ял итәсе килә. Шулай итеп Вәлиевларның яраткан шөгыле барлыкка килә – җәмәгать челтәрләрендә аралаша, төрле паблик-төркемнәрдә катнаша алар.
— Моңа көненә 3-4 сәгать китә иде, – ди Ләйсән Шаһит кызы. – Бу гәүдәгә артык авырлык өстәде, әмма сәламәтлек артмады, кесә калынаймады.
Нәтиҗәдә ике ел элек мин кәҗә һәм бер тәүлеклек 250 бройлер, 300 мулард сатып алдым. Кошларны 20 көн ашаттым да саттым. Мулардларның диетик ите арзан түгел, әмма мин аларны авылдашларга 250 сумнан бирдем. 40 мең сумлап саф табыш чыкты.
Озакламый инкубатор, 100 йомырка сатып алдым һәм үзем чебеш чыгардым. Радонит токымлы 70 чебеш чыкты. Бу токым талымсызлыгы һәм йомырка күп салуы белән ошый миңа. Хәзер 150 баш тавык ай саен 800-900 йомырка сала, аларны бер дистәсен 80 сумнан алып бетерәләр. Йомырка сатып, бер айга 7000 сумлап акча эшлим. Әйткәндәй, радонитлардан кергән акча өлешчә дүрт сыер малын һәм 20 баш казны “туйдыра”. Казларны асылда иркендә йөртәм.
Былтыр гаилә голштин-фриз токымлы тана сатып алган. Ул бозаулаганнан соң көненә 15-20 литр сөт бирә. Айлык керем – 25 мең сумлап. Сыер сатып алуга киткән акчаны (40 мең сум) ике айда акларга җыеналар.
Былтыр июньдә Вәлиевлар холмогор-абердин токымлы икешәр айлык өч бозау сатып алган. Хәзер бозаулар көрәйгән, 200 килограмм чамасы тарта. Озакламый суярлык булачак.
– Бер түшкәне үзебезгә калдырачакбыз, икенчесе мал ашлыгы һәм печән өчен түләүгә китәчәк, өченчесеннән 60 мең сумлап саф табыш чыгачак, димәк, – ди ир белән хатын.
— Әйткәндәй, җәмәгать челтәрлә-рендә хәзер сөйләшергә, гәпләшергә вакыт юк. Аны йомырка, сөт, тавык сату өчен кулланабыз. Ел саен үсенте үстереп сатам. Гыйнварда помидор, борыч, кыяр һәм петунья утырттым, аларны апрельдә сатуга чыгарам, – ди хуҗабикә.
Читайте нас