Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Дождь
События и факты
11 Марта 2021, 06:02

Спорт залына һәм театрларга ишекләр ачык

Башкортстанда театр, кинотеатр һәм мәдәният йортларына залларны 100 процент тутырырга рөхсәт ителде

Тотрыклы хәлне исәпкә алып, ковидка каршы көрәш штабы утырышында шундый карар кабул ителде.
Спорт ярышлары өчен дә чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Шул ук вакытта төп хәвефсезлек таләпләре үзгәрми. Бу битлек режимы, җәмәгать арасы тәэмин итү, шулай ук биналарны юу-эшкәртү.
Шулай ук утырышта 65 яшьтән узган һәм дәвамлы авыруларга дучар кешеләр өчен чикләүләрдән арыну турында да сүз булды. Сәламәтлек саклау һәм "Рос-
потребнадзор” белгечләре әлегә хәл-вакыйгалар халыкның бу катламы өчен хәвефле булуын раслап, моңа каршы чыкты. Алар өчен үз-үзеңне мәҗбүри изоляцияләү 25 мартка кадәр озайтыла.
Фото: vgtimes.ru
Читайте нас