Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ясно
События и факты
11 Марта 2021, 06:20

Мал-туар нигә кырылган?

Җәмәгать челтәрләрендә Кәкребаш авылындагы бер шәхси хуҗалыкта күпләп мал-туар кырылуы турында хәбәр таралды

Башкортстан Республикасы Туймазы районы һәм Октябрьский шәһәре ветеринария станциясе җитәкчесе Илгиз Насыйбуллиннан әлеге вакыйгага ачыклык кертүне үтендек.
— Чыннан да, февраль ахырында Кәкребаш авылының бер шәхси хуҗалыгында бозаулар күпләп кырыла дигән хәбәр ишеттерделәр.
Хуҗалык идарәчәсе сүзләренә караганда, бирегә 648 баш яшь сыер малы кайтарылган. Маллар бернинди дә ветеринария тикшерүе узмаган һәм транспорт документлары булмаган килеш кабул ителгән. Бер өлеше беренче көннәрдә үк җан биргән. Алынган анализлар һәм үткәрелгән тикшерүләр бернинди дә вирус яки эпидемия булмавын раслаган: маллар күчерү тәртибе, су җитмәү һәм өшү нәтиҗәсендә үлгән. Мал үләксәләре үтилләштерелгән, калганнары карантинга куелган.
Хуҗалык иясенә РФ Ида-рә җаваплыгы кодексының 10.8нче маддәсенең 1 һәм 3нче бүлеге буенча (Мал алып кайтуның ветеринария-санитария кагыйдәләре, малларны күчерү яки сую яисә малчылык продукциясен әзерләү, саклау, сату тәртибеннән тайпылу) идарә җаваплылыгы эше кузгатылган һәм утырышка килү өчен вакыты һәм урыны язылган чакыру җибәрелгән.
Урындагы халыкны тынычландырабыз – йорт хайваннары өчен бернинди дә хәвеф юк.
Фото: bash24.ru
Читайте нас