Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
События и факты
11 Марта 2021, 06:00

Бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы эшчәннәре коронавирустан прививка ясата

Үткән пәнҗешәмбедә предприятие медпунктында “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыятенең 50 хезмәткәренә прививка ясалган.

— Аларның ихтимал вирус йөртүчеләр белән аралашу-элемтәләренә юл куймау өчен без вакцинаны предприятиедә ясатырга карар иттек, – ди предприятиенең сәламәтлек үзәге мөдире Елена Меховникова. – Безне үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре хуплады. Медиклар вакцинаны термоконтейнерларда алып килде. Алдан заводның һәр эшчәнен табиб-терапевт Алмаз Хәбибуллин карады. Ул температураны, кан басымын үлчәде, канның кислород белән тәэмин ителешен тикшерде, алдан әңгәмә үткәрде, аннары прививкага рөхсәт бирде.
— Һәркайсыбыз сәламәт-легенә җаваплы карарга бурычлы. Шуңа күрә ел саен грипптан прививка ясатам һәм авырмыйм, – ди электр участогы мастеры Николай Панфилов. – Заводта коронавируска каршы прививка ясатырга мөмкин икәнен ишеткәч, беренчеләрдән булып язылдым. Танышларым һәм туганнарым арасында тоташ гаиләләре белән ясатучылар бар. Урамда XXI гасыр – вакцина ярдәмендә профилак-тикалауның күп авырулардан арыну мөмкинлеге бирүендә шикләнүчеләр бармы икәнни һаман?
— Прививкага ризалашканчы, киң мәгълүмат чаралары һәм интернетта байтак мәкалә укыдым, – ди инженер-технолог Альбина Сафиуллина. – Авырырга теләмим мин. Якыннарыма да шуны ук киңәш итәм. Предприятиедә прививка ясату бик уңайлы.
Бу көнне “Спутник V” вакцинасының беренче өлеше белән прививкаланган завод эшчәннәренең калганнары да шундый ук фикердә. Биредә 21 көннән соң вакциналауның икенче өлеше үтәчәк, бу эшчәннәрне ике ел дәвамында авырудан саклаячак.
Вакциналау башланганнан алып, районга 2725 микъдар вакцина кайтты. Аның беренче өлеше 2633 кешегә, икенчесе 1132 кешегә ясалды.
Читайте нас