Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
События и факты
10 Марта 2021, 06:12

Туймазыда инвалид-балаларга бүленгән торакка кагылышлы бәхәс берничә айга сузылды

Үткән ел уртасында Туймазы районына төрле җитди авырулардан иза чиккән балалар өчен торак сатып алуга 7,5 миллион сумлап акча бүленгән.

Киләсе сәүдәләшү турындагы мәгълүмат Сатып алу өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасында (ЕИС) урнаштырылган һәм озакламый район хакимиятенең торак бүлеге алар өчен алты фатир сатып алган. Әмма өч гаилә тәкъдим ителгән квадрат метрларга карата канәгатьсезлек белдергән. Һәм хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән.
Нәрсә алдык,
шуны таратабыз
Аларның дәгъва даирәсе шактый киң. Зариповлар гаиләсенең (фамилияләре билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә үзгәртелде – автор искәрмәсе) канәгатьсезлеге баласына тәкъдим ителгән йортның ярты гасыр элек төзелүеннән һәм үзәктән ерак урнашудан гыйбарәт. Якында гына мәктәпләр дә, кибет тә юк. “Фатир сәнәгать төбәгендә урнашкан һәм аның өчен түләнгән 1,296 миллион сумга тормый”, – дип бара алар.
Луиза Миңнуллинага икенче ел инде Серафимовка авылыннан фатир тәкъдим итәләр, югыйсә ул ире һәм кызы белән җиденче ел Туймазыда яши икән. Наилә Габделхакованың улына исә фатирны шәһәр читеннән биргәннәр, бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы каршындагы өч катлы йорттан. Эргәдә завод, АЗС, автосервис... “Кайбер сәбәпләр нәтиҗәсендә безгә көн саен шәһәр үзәгенә чыгарга кирәк. Шуңа күрә ай саен җәмәгать транспортына байтак акча китә”, – ди ханым.
Моннан тыш, гаиләләрне: “Нишләп сәүдәләшүдә икенче ел рәттән бер үк тотрыклы милек агентлыгы катнаша һәм акча ота?” – дигән сорау борчый.
Бу вакыйга телевизор экраннарына, кәгазь һәм электрон киң мәгълүмат чаралары сәхифәләренә чыгып, шактый шау-шу куптарды. Нәтиҗәдә, укучылар ике лагерьга бүленде.
Кемдер: “Булганына шөкер итәргә кирәк. Дәүләттән түләүсез торак алу, хан сарайлары булмаса да, үзе бәхет”, – дип канәгатьсезлек белдерде.
Бәгъзеләре “түрәләр мондый акчага яхшырак торак та таба алыр иде” дип раслады.
— Табып булмый шул, – ди район хакимиятенең торак бүлеге начальнигы Мансур Хәйдәров. – Торак бина сатып алу, элекке кебек, ачык сәүдәләшү юлы белән башкарылды. Анда алты фатир тәкъдим ителде, без халыкның әлеге катламы өчен шуларны сатып алдык. Аңлатып үтәм. Торак бүлеге мохтаҗларга бүленеп бирелүче буш торак запасына ия түгел. Инвалид-балалар өчен торак сатып алу эшчәнлеге бик гади: районга федерация яки төбәк бюджетыннан максатлы акча килә, шуңа сәүдәләшү барышында торак сатып алына һәм ул чиратта торучыларга тапшырыла.
Аукционда иң аз хак куючы ота.
Әмма бу очракта һәр лот буенча сәүдәгә берәр фатир куелды. Без шуларны сатып алдык.
Хәйдәров сүзләренә караганда, бүген ЕИС аша үзенең торак бинасын мөстәкыйль затлар да сата ала. Бу асылда бер лотка берничә фатир кую мөмкинлеге бирә. Әмма күпчелек очракта торак хуҗалары да, риэлторлар да электрон сәүдәгә карата кызыксыну белдерми.
– Нигә кирәк ул, бер бүлмәле фатирларга болай да ихтыяҗ зур? – ди риэлтор Регина Новикова. – Сәүдәләшүгә куйганчы, кыйммәтрәк хакка китә ул. Бүген, Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, Туймазыда торакның бер квадрат метры уртача 42,5 мең сумнан йөри. Шәһәр үзәгендә ремонтсыз «хрущевкалар» 1,6 миллион сумнан башлана, торак бистә һәм ит комбинаты төбәгендә – 1,4 миллион сумнан. Өстәвенә, сәүдәләшүдә катнашу депозит һәм “мәйданчыкта” теркәлү ишегә байтак акча салуны күздә тота.
— Без “үзәккә якынрак” яки “спорт комплексы һәм мәктәп янындарак” таләпләреннән чыгып торак эзли алмыйбыз, – дип дәвам итә Хәйдәров. –“ЕИС” рәсми сәхифәсендә бәйге документлары урнаштырганда сатып алынучы бинага техника йөкләмәсе дә бастырыла. Әмма техника йөкләмәсе – торак җавап бирергә тиеш “база минимумы” ул: идәне, обое, җилләтү системасы булу.... Әмма без анык төбәкне һәм булачак сатып алыначак торак бинаның урнашу урынын күрсәтергә тиеш түгел. Бу Федерациянең “Дәүләт һәм муниципалитет ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эш башкару, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында”гы 44нче законы таләпләрен бозу димәк.
Миңнуллиннар гаиләсенә килгәндә – торак бинага мохтаҗлар сыйфатында чиратка куйганда әнисе дә, кызы да авыл җирендә теркәлгән булган. Шуңа күрә бала өчен фатир да Туймазы районы Серафимовка авылында сатып алынды.
Фатир бирелде. Арытабан нишләргә?
Зариповлар гаиләсенең дәгъвалары белән шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Рәфис Шәңгәрәев та килешми:
— Аларга бирелгән фатир урнашкан төбәктә күпфатирлы йортлар да, шәхси йортлар да бар. Нинди сәнәгать төбәге булсын? – ди ул. – Бер атласаң, 1нче урта мәктәп, 40нчы балалар бакчасы, берничә кибет, хастаханә шәһәрчеге, шул исәптән, балалар дәваханәсе.
Фатир торышына килгәндә – чиратта торучыларга тәкъдим итәр алдыннан идәннәре кабат җәелгән, җылытылган металл ишек һәм бүлмә ишекләре урнаштырылган.
Бөтен бүлмәләрдә дә плас-тик тәрәзәләр, тарттырылган түшәм, обой ябыштырылган. Фатирның гомуми мәйданы 33,2 квадрат метр, югыйсә закон буенча гаилә 28 квадрат метрга гына дәгъва итә алган.
Әйткәндәй, Зарипов-ларның шәһәр үзәгендә 48,1 квадрат метрлы фатиры булган, алар аны 2014 елның җәендә саткан. Бу фатирдагы өлешләр аларның балигъ булмаган балаларына, шул исәптән авыру балага да тиеш булган.
Алар закон буенча сатканнан соң ай дәвамында шундый ук фатир сатып алырга тиеш булган. Әмма алар моны эшләмәгән.
Хәзер бу хәлне күзәтчелек оешмалары тикшерә. РФ Торак кодексының 53нче маддәсенә ярашлы рәвештә, мондый сату-алу килешүеннән соң алар биш ел дәвамында җәмәгать торагына дәгъва итү хокукыннан мәхрүм булган. «Инвалидлар һәм инвалид-балалы гаиләләр» катламында торак бинага мохтаҗлар сыйфатында аларны 2019 елда исәпкә куйганнар. 2020 елның 1 гыйнварына алар чиратта 26нчы торган. Әмма озакламый районара судка мөрәҗәгать иткәннәр, 2020 елның 13 февралендәге карары белән суд район хакимиятен аларга чираттан тыш төзекләндерелгән торак бирергә мәҗбүр иткән. Югыйсә алардан алда чиратта торган 25 кеше дә беренче чиратта торак алу хокукы бирүче шундый ук диагнозлы. Хәзер Зариповларга һәм Миңнуллиннарга бирелгән фатирлар һавада эленеп дигәндәй калды – алар аны кабул да итми, баш та тартмый. Югыйсә чиратта торучы башкалар бу фатирларга бүгеннән керергә әзер.
Җәмәгать өстәмәләре турында сүз чыккач инде, әйтеп китми булмый: 2013 елда Зариповлар ишле балалы гаилә буларак шәхси йорт салу өчен түләүсез җир алган. 2015 елдан ай саен 31 мең сум күләмендә җәмәгать ярдәме акчасы ала. 2020 елда хәйриячеләр ярдәме белән гаилә диңгездә ял иткән.

Сүз ахырында
Асылда, бу хәл инвалид-балаларга торак бирү механизмындагы кимчелекләрне ачып салды. Бәяләр арту җирлегендә игелекле гамәл әлеге вакыйгада катнашучыларның берсе өчен дә файдага түгел. Тотрыклы милек хуҗаларын торагын ЕИС аша сатарга берничек тә илһамландыра алмаган түрәләр өчен дә (җитмәсә, демпинг бәяләре буенча), язмыш торак мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирүендә иманы камил арыган ата-ана өчен дә.
Инвалид-балаларга шул ук 1,3 миллион сум күләмендә торак сертификатлары бирү бу хәлдән коткарыр иде. Аларны исә фәкать максатлы тәгаенләнеше буенча куллану хокукы белән. Әмма бу хыялда гына. Хәзер исә мәсьәләне бергәләп торак эзләү генә хәл итәчәк.
— Инвалид-балаларның ата-анасы килешенгән бәя кысаларында фатирны үзаллы табарга һәм аның хуҗасын дәүләт сәүдәләшүендә катнашырга күндерергә хаклы. Фатир барлык таләп-күрсәткечләргә җавап бирсә, муниципалитет аны сатып алып, чиратта торучыга тапшырачак, – ди Хәйдәров. – Шул ук вакытта тәкъдим ителгән торактан баш тартып, кеше үзенең ташламадан файдалану хокукын югалтмый. Чираты саклана, муниципалитет киләсе сәүдәләшүдә сатып алачак торакка да дәгъва итәлә. Агымдагы елда әлеге катлам вәкилләренә алты фатир сатып алу өчен акча бүленү көтелә.
Читайте нас