Тукай мәдәният йортының мәдәни-күмәк чаралар буенча менеджеры Фирүзә Хафизованың чыгышы да таң калдырды. Төркестан үзбәге кызларының алтынсу костюмында туган телендә “Минем күлмәгем” җырын тәкъдим итте ул. Тәрҗемәсе экранга чыгарылды. Әмма тамашачылар җырның асылын болай да аңлады – Фирүзә аны шулкадәр хисле һәм үтемле итеп башкарды.
Төп бүләк һәм халык гүзәле исеменә Ташкент өлкәсендә туып үскән Фирүзә Хафизова лаек булды. Ире белән дүрт бала тәрбиялиләр, читтән торып Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать колледжында белем ала ул.
— Җиңүем – иремнең, балаларым, туганнарым, дусларымның казанышы. Алар минем бәйгедә катнашу теләген хуплады һәм ярдәм итте. Үзбәкстанда яшәүче туганнарым да булышты хәтта. Алар тиз арада милли костюм тапты – ул бик вакытлы килеп төште, – ди җиңүче.