Дальнобойщиклар даирәсенә Светлана алты ел элек килеп керә, ул вакытта ире беренче тапкыр зур йөк автомобиле руле артына утыра.
Чирканчыкны ирем кул астында үттем
— Җәй көне, улым әбисе янында калганда, дөнья күреп кайту, танышу максатында ирем белән командировкаларга чыгып киттем. Аңа кулдан килгәнчә ярдәм иттем. Зур шәһәрләргә барып керсәк, һәрвакыт күренекле урыннарны карап чыктык, – дип сөйли Васингина.
Ире белән юлга чыкканда Светлана вакытын зая уздырмый, йөк машинасын йөртергә өйрәнә.
— Җиңел машинага 14 яшемнән идарә итәм, әмма озынлыгы 20 метрдан арткан тагылмалы йөк машинасын йөртү катлаулырак, – дип сөйли Васингина. – Бервакыт ирем үзаллы руль артына утырырга рөхсәт итте. Ул вакытка тигез юлдан йөк машинасына ышанычлы идарә итә идем инде. Ә монда боҗрадан узарга кирәк. Йөк машинасына башкача идарә итмәм дип уйлаган идем.
“С” категориясенә таныклык алу имтиханын беренче тапкырдан ук тапшырдым, аннары “Е”га (тагылмалы автомобиль) чират җитте. Дөрес, башта миннән әлеге категориягә документлар кабул итмәделәр. ДЮХИИ хезмәткәре документларымны берничә тапкыр кире кайтарды, сиңа кирәк нәрсә түгел дип киңәш итте. Аңлашыла инде: мондый машиналар катнашлыгында авария була-калса, чын фаҗига-һәлакәткә әвереләчәк.
Васингинага кадәр районда шушы шофёр категориясенә ия булырга теләгән бер генә гүзәл зат вәкиле дә булмаган. Ә ул, кулына күптән көткән таныклык килеп кергәч, рульне үз кулына алырга карар иткән. Ире бу ниятеннән кире кайтырга үгетләп булышмаган, әмма ул хезмәт салган “Лидер-Транс” җәмгыяте транспорт компаниясендә хатынның теләгенә сагаеп караганнар. Кадрлар бүлегендә аны кире борып чыгарганнар, автоколонна начальниклары эшкә алудан баш тарткан. Берсеннән кала.
— Ул минем машина йөртергә өйрәнүемне генә түгел, дальнобойщиклардан таләп ителгән барлык эшне үзләштерүемне аңлады. Шулай итеп “Mercedes-Benz Actros” йөк тягачы шофёрына әверелдем.
Беренче командировкам өч айга сузылды. Ирем һәрдаим минем белән элемтәдә булды. Красноярскига, Түбән Варта, Омск, Иркутск, Мурманск, Кызылга йөрдем. Тәүлегенә ике-өч сәгать йокы тиде. Өйгә кайтып кергәч, телефонымны сүндерәм дә, бер атна йокы туйдырам. Аннары бассейнга, тренажер залына, массажга йөрим. Ялым кышка туры килсә, гаиләбез белән чаңгыда, сноубордта шуарга чыгабыз, җәй көне ролик һәм велосипедка өстенлек бирәбез.
— Ерак юлларга йөрүче шофёрлар асылда ир-атлар, аларның мохитенә кереп китү авыр булдымы?
— Кызганычка, кинофильмнарда күрсәтелгән шофёрлар туганлыгы ише нәрсә юк хәзер, – ди Светлана. – Бәхеткә, рэкет-талау ишесе дә бетте. Безнең компания машиналары тахографлар һәм ГЛОНАСС системалары белән тәэмин ителгән. Әгәр шофёрларның берәрсе юл читендә ярты сәгатьтән озаграк туктап торса, телефонга җавап бирмәсә, радиоэлемтәгә чыкмаса, хәвеф игълан ителә. Мин үзем дә бер тапкыр элемтәгә чыкмаган хезмәттәшемне тикшерү өчен байтак урау юл үттем. Арып йоклап киткән булып чыкты, телефоны исә утырган.
Ватылып, юл буенда сәгатьләр буе басып торган чаклар була, яныңнан үтеп киткән фура шофёрларының берсе дә туктап, хәл белмәячәк. Күләмле йөк машиналарында илебезне аркылыга-буйга гизгән шофёрлар кулланган 15нче радиоканал да ярдәм итми кайчак. Берсендә үзем дә йөкне бушату үзәгенә юл өйрәтүләрен сорап тәмам гаҗиз булдым. Ачу килде инде, әмма соңыннан шофёрларның мине клиентлар җәлеп итү өчен радиоэфирдан файдаланган борынгы һөнәр иясе вәкиле дип уйлавына төшендем. “Фәхишә түгел мин, дальнобойщица!” – дияргә туры килде. Шундук берничә кеше җавап бирде. Адашмасын дип, хәтта төбәк картасын да сурәтләп бирделәр.
Гомумән, күләмле фура руле артындагы хатын-кызга карата ир-атларның мөнәсәбәте төрлечә. Кемдер турыга ярып: “Хатын-кыз эше түгел бу!” – ди. Аның ишеләре торпышаны да салдырышмаячак. Булдырамы-юкмы дип читтән карап торачак.
Башка егетләр тәгәрмәч алыштырырга ярдәм итәчәк, мәйданчыкта урын бушату өчен машинаны күчереп куячак. Ярдәм өчен егетләр акча алмый. Мондый очракларны күздә тотып, һәрчак үзем белән “джентельмен җыелмасы” йөртәм: тәмәке, “незамерзайка”, мотлак төшке аш белән сыйлыйм, аны машинада газ плитәсендә әзерлим.
Иргә фәрман – көнбатышка,хатынга – көнчыгышка
Буш вакытында Светлана бәйләм бәйли, чигү чигә, сурәт төшерә. Сатмый, әмма болай биреп җибәрәлә.
— Юк, алдыйм, бервакыт юлда капроннан бәйләнгән мунчаланы ике туңдырмага саттым, – дип көлә.
Руль артында да вакытын зая уздырмый – музыка урынына, аудиокитаплар тыңлый. Классикага өстенлек бирә: Лев Толстой, Достоевский, Стивен Кинг. Инглиз телен дә шул рәвешле өйрәнергә тели.
Светлана фурага фатирга акча эшләү өчен утыруын яшерми.
Өч елда ирем белән бер генә тапкыр бер юнәлештә туры килдек. Анысы да өч кенә көн. Әмма командировкаларга бер үк вакытта чыгып китәбез. Сирәк кенә юлда очрашабыз: мәсәлән, мин Улан-Удэга юл тотам, ул Мурманскига. Бергә утырып төшке аш ашыйбыз да, ике якка чыгып китәбез.
8 Мартка хатын-кызларга, гадәттә, чәчәк, тәмле ризык, бизәнгечләр бүләк итәләр. Светлана Васингинага исә ире аркан, гайковерт-”иттарткыч”, хомутлар, корал әрҗәсе бүләк итә.