Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
События и факты
9 Марта 2021, 11:44

Гүзәлләрдән - гүзәл

Юридик колледж студенты Азалия Хөҗәтова Башкортстан башлыгы стипендиясенә лаек булды

Озын, зифа буйлы, шат-мөлаем йөзле Азалия Хөҗәтова – чып-чын модель инде менә. Әмма кыз подиум һәм мода өлкәсеннән ерак. Чынбарлыкка якынрак кеше ул – юридик колледжда “Хокук һәм җәмәгать тәэминаты” белгечлеге буенча укый. Кайчандыр әти-әнисе дә әлеге уку йортын тәмамлаган, шуңа күрә кызларының да шушы юлны сайлавын хуплаган.
— Юрист намуслы, гадел булырга тиеш. Мин кешеләргә ярдәм итәргә һәм аларга кирәк булырга телим. Төрле кешеләр белән аралашу һәм аларның борчу-мәшәкатьләрен хәл итә алу миңа сөенеч китерә.
Азалия үз кагыйдә-ләреннән тайпылмый һәм ышанычлы адымнар белән алга бара. Ул уку алдынгысы – зачёт кенәгәсендәге дүртлеләрне бармак белән генә санарлык. Былтыр башкорт теле буенча “Туган җиремдә очраклы кунак түгел мин” респуб-лика тасвирлы укучылар бәйгесендә юридик колледж студенты Фәдис Ганиев белән бергә ясаган чыгышлары иң яхшысы дип танылды. Моңа һич аптырарлык түгел, чөнки башкорт һәм татар телләрен балачактан өйрәнеп үскән ул. Әти-әнисе Азалиядә һәм аның сеңлесендә туган тел, гореф-гадәтләр һәм ата-бабалар мәдәниятенә ихтирам тәрбияләгән. Тел белемен Туймазы 8нче мәктәбендә камилләштергән. Анда ул башкорт теле буенча олимпиадаларда катнашып, күптапкыр җиңү яулаган.
Хәзер Азалия ирекле ярдәмчеләр төркемендә юридик колледжның җәмәгать кабул итү бүлмәсендә «Яклауга хаклы» проекты кысаларында мохтаҗ халыкка консультация үткәрә. Быел ул республика Башлыгы стипендиясенә лаек булган.
Уку һәм җәмәгать эшләреннән тыш буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең дигән сорауга, ул хуҗалык белән дип тыйнак кына җавап бирде. 18 яшьлек кыздан мондый җавап ишетү сәер тоелды. Әмма... Ике ел элек әнисен җирләгән алар. Шуңа күрә әтисе һәм сеңлесе турында хәстәрлек күрү Азалия иңендә хәзер. Гаилә башлыгы эштә чакта, кыз борщ та пешерә, манты, тәбикмәк әзерләргә дә өйрәнгән.
Читайте нас